Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Иран арадашлыгында Төркия журналистларын азат итте


Ике айдан да күбрәк вакыт элек Сүриядә тоткарланган Төркиянең ике журналисты ватаннарына кайта. Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы бу хакта Твиттерда хәбәр итте. Аның сүзләренчә, журналистлар Иран ярдәмендә азат ителгән.

Журналистлар башта Тәһранга килә һәм хөкүмәт очкычында илләренә кайтачак.

Иҗтимагый-сәяси “Герчек хәят” журналы хәбәрчесе Адәм Озкесе һәм оператор Хами Җошкун Сүриядәге хәлләр турында фильм төшерергә теләгән. Соңгы тапкыр алар 9 мартта илнең төньяк-көнбатышындагы Идлиб шәһәреннән редакция белән элемтәгә чыккан. Шул ук көнне шәһәрне хөкүмәт гаскәрләре чолгап ала һәм элемтә югала.
XS
SM
MD
LG