Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Киров өлкәсендә “Молот” заводының 200 хезмәткәре эш ташлады


Киров өлкәсендәге Нократ Аланы “Молот” заводы хезмәткәрләре эш ташлады. Бу завод саклану тармагы өчен эшли. Эшчеләр менә өч ай инде хезмәт хакы ала алмый.

200дән артык эшче завод җитәкчелегенә “хезмәт хакы түләнмәгәнгә эшләүдән туктыйбыз” дип гариза язып эш ташлады. Ширкәтнең хезмәткәрләргә 50 миллион сум бурычы бар. Русия саклану министрлыгы белән завод арасында коралны юк итү өчен килешү төзелгән булган. Әмма министрлык бу эш өчен акча күчермәгән.

Нократ Аланындагы “Молот” заводы корал юк итү белән беррәттән Калашников пулеметлары, танкка атучы “Метис” комплексы һәм башка төрле корал да чыгара. Шулай ук тыныч тормышта кулланылган тавар да җитештерә.

Бу заводта ике меңнән артык кеше эшли. Эш ташлаучыларга завод җитәкчелеге түләүсез ялга китәргә тәкъдим итте. Гариза язарга теләмәүчеләрне эштән куу белән куркыталар.

“Молот”ның генераль директоры Геннадий Бруснигин Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхка рәсми хат язды. Ул анда, финанс хәле кыен булганга, якын арада тагын 600 кешене кыскартырга мәҗбүр булачакларын хәбәр итте. Ел башында 200 кеше эштән җибәрелгән иде инде.

XS
SM
MD
LG