Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

Согуд патшасы хатын-кызларның хокукына каршы киңәшчесен эштән алды


Согуд Гарәбстаны патшасы Абдуллаһ хатын-кызларның хокуксызлыгын бетерүгә юнәлгән реформаны тәнкыйтьләгән консерватив киңәшчесен эштән алды. Шәех Абдул Мөсһин әл Әбейкан радиоларның берсенә хакимиятнең көнбатыш кыйммәтләргә омтылуын ялгыш адым, дип бәяләде.

Абдуллаһ патшаның 2015 елга хатын кызларга сайлау иреге һәм хакимиятнең муниципаль оешмаларына сайлану мөмкинлеге бирү карары консерватив даирәләрнең ачуын чыгарды.

Согуд Гарәбстанында хатын-кызның иреге бик чикләнгән. Аларга машина йөртү тыелган һәм гаиләсеннән кала башка ир-ат белән дә аралаша алмый.

XS
SM
MD
LG