Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “сынау йөрешендә” 2 меңнән алып 15 меңгә кадәр кеше катнашты


Мәскәүдә "сынау йөрешендә" катнашучылар
Мәскәүдә "сынау йөрешендә" катнашучылар
Мәскәү үзәгендә “сынау йөреше” дип аталган чара үтте. Аны Русиянең билгеле язучылары оештырды. Алар Мәскәүдә хакимиятләр рөхсәтеннән башка да ял итеп йөреп булу-булмауны тикшерде.

Полиция бу чарада ике меңгә якын кеше катнашты дип белдерә, ә оештыручылар 10 меңнән алып 15 меңгә кадәр кеше катнашуын әйтә. Пушкин мәйданыннан Чистопрудный бульварына кадәр транспорт йөреше чикләнгән булган, кешеләр җәяле сукмакларыннан да, машина йөри торган юлдан да атлаган.

Бу чарада язучылардан Борис Акунин, Эдуард Успенский, Дмитрий Быков, Виктор Шендерович та катнашты.

6 майда оппозиция оештырган “Миллионнар маршы” чарасында күпләгән кеше һәм бакчаларда флеш-моб үткәрүче активистлар тоткарлангач, “сынау йөрешен” үткәрү нияте туган иде. Оппозиция әнә шул юл белән парламент һәм президент сайлауда хәрәмләшүләргә протест белдерә.
XS
SM
MD
LG