Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатлар Удальцов сәламәтлеге өчен борчыла


9 майда Удальцовны тоткарлау
9 майда Удальцовны тоткарлау
“Сул фронт” хәрәкәтенең тоткарланган лидеры Сергей Удальцов менә бишенче көн инде ачлык тота. Ул су гына эчеп тора. Аның адвокатлары сәламәтлеге өчен борчылу белдерә.

Соңгы тәүлек эчендә ике тапкыр Удальцовны тоткарлап тору урыныннан хастаханәгә алып бардылар һәм кире алып кайттылар. Адвокат Виолетта Волкова Удальцовны хастаханәдә калдырмаган табибларга өстән басым булырга мөмкинлеген дә кире какмады.

“Сул фронт” лидеры 9 майда Мәскәүдә оппозициянең “урамда йөрү” чарасы вакытында тоткарланган иде. Ул полициягә буйсынмауда гаепләнеп, 15 көнгә сак астында калдырылды. Шундый ук гаепләү белән блоггер Алексей Навальный да сак астында утыра.
XS
SM
MD
LG