Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән армиясе Зинҗибар шәһәренә һөҗүмен дәвам итә


Йәмән армиясе илнең көньяк-көнбатышындагы Зинҗибар шәһәренә һөҗүмен дәвам итә. Бу шәһәр бер ел буе “Әл-Каидә” сугышчылары кулында.

Йәмән хәрбиләре белдерүенчә, бүген иртән гаскәрләр Зинҗибарга ике яклап һөҗүм иткән һәм 15 сугышчы үтерелгән.

Кушма Штатларның пилотсыз очкычлары Мариб һәм Шабва төбәкләренә һавадан ут ачкач, әлеге операция башланып китте. Һавадан ут ачканда 11дән 25 кә кадәр сугышчы үтерелгән дип хәбәр ителә. Соңгы өч атна эчендә Йәмәндә “Әл-Каидә”нең кимендә өч җитәкчесе үтерелгән.

Бүген Йәмән башкаласы Санада билгесез кешеләр Болгарстан илчесе Борис Борисовны урларга теләгән. Битлек кигән кораллы кешеләр илче машинасын туктатып, пычак белән янап аны үзләре белән алып китәргә теләгән. Борисов алардан ычкынып, якындагы кибеткә кереп кача алган.
XS
SM
MD
LG