Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Җиңү бәйрәме чаралары дәвам итә


“Дуслык йортында” төрле милләт ветераннары
“Дуслык йортында” төрле милләт ветераннары

Омскида Җиңү бәйрәме чаралары 9 майдан соң да дәвам итте. Чараларда татар милләтеннән булган ветераннар да катнашты. Татар оешмалары ветераннар өчен аерым чаралар да оештырды, кайбер ветераннарны өйләренә барып тәбрикләделәр.


Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы Русиянең башка төбәкләрендә кебек Омскида да күп төрле чаралар белән билгеләнде. 9 май көнне шәһәрнең үзәк мәйданында Омски хәрбиләренең тантаналы йөреше, Җиңү паркында сугыш ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлләр янында сугышта һәм сугыштан соң һәлак булган ветераннар каберлекләренә чәчәкләр салу кебек чаралар бихисап үткәрелде.

Ветераннар хөрмәтенә кичәләр, очрашулар, чәй өстәлләре, бүләкләр тапшыру, концертлар оештырылды. Чараларның күпчелегендә өлкә һәм шәһәр башлыклары, хакимият вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге кунаклар катнашты.

Яшьлекләре сугыш елларына туры килгән ханымнар
Яшьлекләре сугыш елларына туры килгән ханымнар

Ветераннар хөрмәтенә бәйрәм кичәсе Омскиның “Дуслык йортында” да оештырылды. Анда бер өстәл артында төрле милләт ветераннары җыелды. Кичә барышында яңгыраган җырлар да төрле телләрдә булды.

Җиңү бәйрәме көннәрендә агач утыртылды

Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар 9 майдан соң да дәвам итте. 11 май көнне шәһәрнең Җиңү паркының “Милләтләр дуслыгы” аллеясендә сугышта һәлак булучылар истәлегенә агач утырту оештырылды.

“Милләтләр дуслыгы” аллеясы 2009 елны Чуаш милли мәдәни мохтарияте җитәкчесе Григорий Федоров тәкъдиме белән барлыкка килгән иде. Ул вакытта Федоров әфәнде шәһәр җитәкчелеге алдында чуаш халкына хас булган йола – фани дөньядан бакый дөньяга күчкән ветераннар истәлегенә агач утырту оештыру тәкъдиме белән чыккан иде. Тәкъдим шәһәр җитәкчелеге ягыннан хуплау тапты. Һәм менә инде дүртенче ел инде Җиңү көненә туры китереп Җиңү паркында барлыкка килгән “Милләтләр дуслыгы” аллеясендә төрле милләтләр ветераннары хөрмәтенә агач утырту оештырыла. Быел тал агачы утырту булды.
Җиңү паркында агач утыртуда катнашкан татар яшьләре
Җиңү паркында агач утыртуда катнашкан татар яшьләре

Агач утыртуда шәһәр хакимияте вәкилләре һәм рус, татар, казакъ, латыш, чуаш, үзбәк, кытай, корея, азәри, яһүд оешмалары вәкилләре катнашты. Аларның күпчелеге милли киемнәрдә иде. Ачык төстәге милли киемнәрдән аллея чәчәкле аланга ошап тора иде.

Татар ветераннары өчен оештырылган чаралар

Татар милләтеннән булган ветераннар Җиңү көне уңаеннан өлкә һәм шәһәр күләмендә оештырылган чараларның күбесендә катнашты. Татар оешмалары тарафыннан да ветераннар өчен бәйрәм чаралары оештырылды.
Шундый чараларның берсе – шәһәр милли мәдәни мохтарияте активистлары көче белән “Дуслык йортында” оештырылган ял кичәсе. Кичәдә сугыш һәм тыл ветераннары, балачаклары сугыш елларына туры килгән милләттәшләребез булды. Кичә сугышта һәлак булганнар рухына дога уку белән башланып китте, аннары бер минутлык тынлык урнаштырылды. Аннан соң чәй өстәле артында аралашу, сугыш еллары хәтирәләре белән уртаклашу башланды.
Тыл ветераны, 82 яшьлек Хәсән абый Әхмәров дога укый
Тыл ветераны, 82 яшьлек Хәсән абый Әхмәров дога укый

92 яшьлек Хасип абый Кутусов үзенең ничек сугышка китүе, әтисе белән бер фронтта булуы, әмма сугыш барышында очраша алмавы турында сөйләде.
Сугыш ветераны, 92 яшьлек Хасип ага Котдусов
Сугыш ветераны, 92 яшьлек Хасип ага Котдусов

Сугыш башланганда 11 яшьтә булган Рөстәм абый Урамаев сугыш елларындагы авырлыкларны исенә төшерде, ишле гаиләдә иң олы бала буларак, колхозда эшли башлавы турында, авылларында ачтан үлүчеләр дә булуы турында ачынып сөйләде.
Бер минутлык тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алу
Бер минутлык тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алу

Сугыш башланганда 5 кенә яшьтә булган Хәлил абый Садыков та сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә татыган. 6-7 яшьлек малайлар белән ул колхозда эшләгән, сыер абзарлары чистарткан. Хәлил абый 8 яшьлек дустының күрше авылларда эшләп йөрүе һәм юлда үлеп калуы турында да сөйләде.
Самат Хайруллин сугыш чоры җырларын башкара
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Башкалар да сугыш еллары хәтирәләре белән уртаклашты. Әмма тормыш дәвам итә. Бәйрәм булгач, бәйрәм инде: кичә җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, ветераннар сикереп-төшеп биеделәр дә, җырладылар да.

“Умырзая” ансамбле концерт куйды

Шәһәр милли мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Умырзая” ансамбле дә үзенең 11 май көнне куйган концертын Җиңү бәйрәменә багышлады.
“Умырзая” ансамбле
“Умырзая” ансамбле

Концерт тамашачыларны, сугыш һәм тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән тәбрик итүдән башланды, аннары коллективның Казанга алып барган концерт програмы күрсәтелде.

Ветераннарны өйләренә барып та тәбрикләделәр

Олы яшьтә булу яки сәламәтлекләре какшау сәбәпле, ветераннарның барсы да чакырылган чараларда була алмады. Андый ветераннарны өйләренә барып шәһәр милли мәдәни мохтариятенең бер төркем яшьләре тәбрикләде.
Хәким ага Әюпов туганнары һәм мохтарият вәкилләре арасында
Хәким ага Әюпов туганнары һәм мохтарият вәкилләре арасында

Кайбер ветераннарның, кулларына гармун тоткан, җырлап ишек шакыган яшьләрне күргәч, ирексездән күзләре чыланды. Яшьләр ветераннар хөрмәтенә җырлар башкарды, мохтарият җитәкчелеге ярдәме белән юнәтелгән бүләкләр тапшырды.

95 яшен тутырган Хәким абый Әюпов түзмәде, кулына кечкенә гармунын алып, үзе дә җырлап җибәрде һәм: “Болай булгач, минем тагын бер илле ел яшим әле”, диде.
Сугыш ветераны, 95 яшьлек Хәким ага Әюпов
Сугыш ветераны, 95 яшьлек Хәким ага Әюпов

Ватан сугышында Хәким абыйның бертуган энесе Габделбәр абый Әюпов та катнашкан. Сугыш башланганда аңа 15 яшь булган. Үз теләге белән ул сугышка киткән, 2 ел очучылар әзерләүче училищеда укыган, аннары 2 ел штурман булып сугышта катнашкан.
Сугышта очучы-штурман булган Габделбәр абый Әюпов
Сугышта очучы-штурман булган Габделбәр абый Әюпов

Милли мәдәни мохтарият активистлары тагын 5 ветеранны өйләренә барып тәбрикләделәр. Ветераннарның барсы да очрашудан канәгать иделәр, яшьләргә чиксез рәхмәтләре булуларын белдерделәр.
Сәучия Емельяненко Хәким агага җыр бүләк итә
Сәучия Емельяненко Хәким агага җыр бүләк итә
XS
SM
MD
LG