Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран: Иранга басым Көнбатыш белән килешүгә киртә генә булачак


Атом программасы турындагы сөйләшүләр алдыннан Иран Көнбатыш илләрне Тәһранга басым ясамау турында кисәтте.

Әлеге мөрәҗәгать белән халыкара сөйләшүләр вакытында Иран вәкиллеге башлыгы Сәит Җәлили чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Иран хакимиятенә басым бары диалог булдыруга кыга комачау итәчәк. 23 майга Багдадта Иран вәкиллегенең БМОның иминлек шурасы һәм Германия вәкилләре белән билгеләнгән сөйләшүләре алдыннан якшәмбе көнне Җәлили Тәһранда Франциянең элекке премьер-министры Мишель Рокар белән очрашты.

Бу атнада Венада Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) Иранга багышлап ике көнлек киңәшмә уздырачак.
XS
SM
MD
LG