Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:06

Обама: Әфганстанда максатка ирешү өчен тагын бер адым ясалды


Кушма Штатлар президенты Барак Обама якшәмбе көнне Әфганстанда илдәге иминлекне чит ил хәрбиләреннән җирле көч структураларына тапшыру турындагы хәбәрләрне уңай бәяләде.

Өченче этап барышында Әфганстан хөкүмәт көчләре үз җаваплылыгына тагын 122 районны алды һәм 75% әфган халкы яшәгән җирләр алар контроленә күчте.

Кабулдагы мәгълүматка аңлатма биреп Обама Әфганстанда максатка ирешү өчен тагын бер мөһим адым ясалуын әйтте. 2014 елны НАТО хәрбиләрен Әфганстаннан чыгаруга килгәндә, ул вакытка җирле көч структуралары иминлекне тәэмин итүгә тулысынча җаваплы булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG