Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Дальний» полиция бүлегенең ике хезмәткәре 17 августка кадәр сак астында калачак


Казанның Идел буе мәхкәмәсе «Дальний» полиция бүлегенең элекке хезмәткәрләре – җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айнур Рәхмәтуллин һәм хезмәткәр Әмир Шәрәфуллинны сак астында калдыру вакытын озайтты.

Рәхмәтуллин һәм Шәрәфуллин тоткарланган программачы Оскар Крыловка көч куллануда гаепләнде. 22 яшьлек Крыловны «Дальний» полиция бүлегендә кыйнаганнар һәм җәфалаганнар иде.

Рәхмәтуллин һәм Шәрәфуллинның сак астында тотылуы 18 майда төгәлләнергә тиеш, әмма мәхкамә аны 17 августка кадәр озайтты.
XS
SM
MD
LG