Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (81)


Сайлаулар нәтиҗәсе болай була: Садри Максуди (алгы планда) файдасына 47, аңа каршы 30 бюллетень чыга. Залдагыларның бер өлеше моны кул чабып каршы ала. Садри Максуди мөнбәр янына килеп рәхмәтен белдерә дә тәнәфес игълан ителә.
Сайлаулар нәтиҗәсе болай була: Садри Максуди (алгы планда) файдасына 47, аңа каршы 30 бюллетень чыга. Залдагыларның бер өлеше моны кул чабып каршы ала. Садри Максуди мөнбәр янына килеп рәхмәтен белдерә дә тәнәфес игълан ителә.

Милләт Мәҗлесендә сайлаулар

1918 елның гыйнвар аенда конституциягә муафыйк рәвештә Милләт Мәҗлесенең рәисе, министрлар (назирләр), илчелек вәкиллеге, солых комиссиясе, Тупраклы мохтарият һәйәте (элегрәк аның турында әйтелгән иде инде) сайлана. Сайлаулар хәстәрлеге шактый гына вакыт ала.

а) Милли Идарәгә сайлау

7 гыйнварда кичке утырыш сәгать тугызда ачыла; дүрт депутатның килмәве ачыклана. Башта залдагылар “Уфа ханымнары җәмгыяте” башлыгы Әминә Мөхеддинова чыгышын тыңлыйлар. Ул, диния нәзарәтенең иң мөһим вазифаларыннан берсе гаилә эшләре икәнлеген әйтеп, аның әгъзалары арасында бер хатын-кыз кертүнең кирәклеген белдерә.

Аннан соң Хива ханлыгыннан килгән тәбрикләү телеграммасы һәм Мәркәзи Милли Шура 10 гыйнварда үткәреләчәк мөселман укчы полкын төзү тантанасына чакыру кәгазе укыла, депутатлар кул чаба.

Бераздан ММ рәисен сайлау процедурасы бетеп, нәтиҗәләр игълан ителә. Сайлауда барлыгы 77 кеше катнаша. Садри Максуди 28 тавыш җыя, калган намзәтләрдән исә якыны Ибне Әмин Әхтәмов була, шулай итеп берәүгә дә күпчелек тавыш бирелми. Әлеге хәлдән чыгар өчен, бу юлы бюллетеньнәргә намзәтләрнең исемнәрен язмыйча, бары теге яки бу дәгъвачы өчен (яки аңа каршы) тавыш бирү (ак-кара шар ысулы) кулланалар. Әхтәмов мондый ысулны кире кага, Садри Максуди уйларга дип 5 минут вакыт сорый. Уйланырлыгы да бар, чөнки каршы биреләчәк тавышларның, артык күп булуы ихтимал.

Ниһаять, киңәш-табыштан соң “өчен-каршы” ысулы кабул ителә. Ләкин шул вакытта Фатих Сәйфи сүз сорый һәм Садри Максудиның вазыйфасыннан китүен таләп итә. Бу төркчеләр белән тупракчылар фракцияләре арасындагы низагның югары ноктасы була. Закир Кадыйри үз чиратында отставка мәсьәләсенең сайлаудан соң хәл ителергә тиешлеген әйтеп чыга.

Сайлаулар нәтиҗәсе болай була: Садри Максуди файдасына 47, аңа каршы 30 бюллетень чыга. Залдагыларның бер өлеше моны кул чабып каршы ала. Садри Максуди мөнбәр янына килеп рәхмәтен белдерә дә тәнәфес игълан ителә.

б) назирләрне сайлау

Тәнәфестән соң нәзарәт башлыкларын сайлау нәтиҗәләре игълан ителә. Диния нәзаpәтенә Галимҗан Барудины яклап 53 тавыш, 13 каршы; Мәгариф нәзарәтенә Нәҗип Корбангалиев 63 тавыш; Малия нәзарәтенә Шәйхулла Алкинны яклап – 61 тавыш, 17 каршы тавыш бирелә. Шул рәвешчә, бу шәхесләр назир булалар.

в) Солых комиссиясе (һәйәте)

АКШ президенты Вильсон әйдәләве белән Европада тынычлык конференциясен җыярга карар ителә. Вильсон бөтен милләтләргә азатлык вәгъдә иткән мәшһүр белдерүен бәйсез булу хыялын җанландыра.

Әлбәттә, әлеге мәсьәлә ММндә дә еш телгә алына, аның уңай хәл ителәчәге турында өметләр уята. Мәҗлес тынычлык конференциясе булса, аңа үз делегациясен җибәрергә ниятли. 1918 елның 1 гыйнвар утырышында бу тема кабат көн тәртибенә куела, конференциягә вәкилләр җибәрү карары кабул ителә (авторы- Закир әл-Кадыйри):

ММнең 8 гыйнвар көндезге утырышының көн тәртибенә солых комиссиясе мәсьәләсе куелган була, ләкин “тупракчылар” солых һәйәтенең вәкаләтләре билгеле булмаган килеш сайлауларга катнашмаячакларын белдергәч, сөйләшү кичке утырышка кадәр кичектерелә. Зәки Вәлиди дә темадан читтә калмый. Ул башкортлар исеменнән солых һәйәтендә катнашу шарты итеп билгеләнгән вәкаләтләр даирәсен аңлатып бирә. Бу даирә Эчке Русия мөселманнары белән генә чикләнмичә, Кавказ һәм Каспий арты төрк халыкларының хокукларын яклауны да үз эченә ала. Вәлиди, аеруча, Русия белән Иран арасында таралып яшәгән төркмән халкына бәйсез дәүләт төзү мәсьәләсен көн тәртибенә куюны Мәҗлескә тәкъдим итә.

Солых һәйәтенә бу эшләрдә тәҗрибәле булган Мәркәзи Милли Шураның элекке рәисе Әхмәд Салихов (Цаликов), танылган язучы, журналист, сәясәтче Гаяз Исхакый һәм “Вакыт” газетасы баш мөхәррире Фатих Кәрими сайлана.

Милли Идарә солых һәйәтендә катнашучыларга 20 гыйнварда Мәскәүдә җыелып юлга чыгарга куша. Фатих Кәрими Мәскәүгә бармый һәм үзен һәйәттән чыгаруларын сорый. Ул арада большевиклар, хакимиятне тулысынча үз кулларына алып, Учредительное Собраниене тараткан була һәм шулай итеп, солых һәйәтенең эшен тоткарлый.

Һәйәт әгъзасы Гаяз Исхакый алга таба Европага барып ирешсә дә, ул вакытта инде Идел-Урал буйлары да большевиклар хакимиятендә була. Шулай да, Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм Фуат Туктаров Идел-Урал төркиләре проблемаларын халыкара җәмәгатьчелеккә танытырга күп көч куя.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG