Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Яңа гасыр" телевидениесен мәхкәмәгә бирмәкчеләр


Борис Бегаев Казанда гадел сайлаулар таләп иткән автойөреш вакытында
Борис Бегаев Казанда гадел сайлаулар таләп иткән автойөреш вакытында

Казанда урыс җәмәгатьчелеге вәкилләре “Яңа Гасыр” телевидение каналын мәхкәмәгә бирмәкче. Алар бу көннәрдә шикаятьне әзерләячәген әйтте.


Урыс җәмәгатьчелеге Казанда 21 апрель көнне урыс телен яклап уздырган митингтан соң, “Яңа Гасыр” телевидение ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовнең “Семь дней” тапшыруында әлеге чарада катнашучыларны “кире һәм ахмак фашистлар” (“упертые и узколобые фашисты”) дип атавын мәхкәмәгә бирергә җыена.

Казан гражданнар берлеге рәистәше Борис Бегаев дүшәмбедә “Азатлык”ка белдерүенчә, әлегә алар бу эш белән бераз тоткарланган.

“Гаризаны эшләп бетерергә кирәк, әлегә вакыт җитми. Бүген очрашабыз һәм сөйләшәбез”, диде ул.

Бегаев әйтүенчә, алар мәхкәмәгә Әминовне түгел, ә “Яңа Гасыр” каналын бирергә җыена.

“Әминов - Татарстан дәүләт шурасы депутаты, кагылгысызлык хокукына ия. Безнең юристлар шулай дип аңлатты. Шуңа күрә аны мәхкәмәгә бирүдән мәгънә юк”, диде ул.

Бегаев шунда ук журналист Эльмира Исрафилова белән булган хәлне искә төшерде.

“Мондый гауга бер булган иде инде. Исрафилова турында ишеткәнсездер. Ул хәзер дә бу телевизион ширкәттә эшли. Татарстан премьер-министры Илдар Халиков безнең пикетлар, митингларга бәйле очрашу барышында киләчәктә аның анда эшләмәячәген вәгъдә итте. Без ниндидер нәтиҗәләр ясалыр дип өметләнгән идек. Ләкин киресенчә, аны вазифасында күтәрделәр һәм бернинди гафу үтенүләр булмады. Хәзер без “Яңа Гасыр”ны мәхкәмәгә бирәбез”, диде ул.

Ләкин шикаятьтә нәрсә дип язылачагын Бегаев әлегә әйтә алмады. Бу сорауга иртәгә җавап бирәчәген белдерде.


“Семь дней” тапшыруы. 29.04.2012 (Татарстан мәктәпләрендә татар һәм урыс телләрен укытуга багышланган сюжет 29-35нче минутларда)
XS
SM
MD
LG