Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:42

Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте конференциясендә татар телен саклау турында сөйләштеләр. Президент Миңнехановка төбәктәге мохтарият җитәкчеләре күп кенә тәкъдимнәрен җиткергән.

Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте хисап-сайлау конференциясе дүрт елга бер була. Ләкин мохтарият җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов сүзләренчә, шулар арасында шура үз карары белән конференцияләр уздырырга хокуклы һәм аның чираттагысы татар теле проблемаларына багышланган.

“Татарстаннан читтә яшәгән татарларда, аеруча яшьләрдә һәм балаларда бу мәсьәлә аеруча кискен тора. Анда аралашу мохите дә юк дәрәҗәсендә, өйдә дә татарча бик сөйләшмиләр. Шуңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканда төбәкләрдәге оешмалар нәрсә эшли ала һәм бу эштә ничек Татарстан ярдәменнән файдаланырга дигән фикерләр төп мәсьәләләрнең берсе булып торды”, ди Гыйлметдинов.

Очрашуда Татарстанның тулы вәкаләтле һәм сәүдә вәкиллекләре каршында татарча укыта торган сыйныфлар булдыру да тәкъдим ителгән. Әлбәттә, мохтариятләр турындагы федераль канун нигезендә төбәктәге татарлар җирле җитәкчеләрдән дә төрле ярдәм алырга хокуклы. Ләкин бу күренеш әлегә нык таралган дип әйтеп булмый. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар күбрәк Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына өмет тоталар.

“Татар конгрессы - бөтен дөнья күләмендәге оешма. Ул юнәлешне билгели, ә безнең кебек оешмалар шул юнәлештә бергә эшлибез”, ди Гыйлметдинов.

Әлбәттә, бүген бу өлкәдә Татарстанның төрле министрлыклары да хезмәт күрсәтә. Шуңа әлеге конференциядә аларның да кайбер вәкилләре катнашкан.

“Мәгариф һәм фән министрлыгы әсбаплар белән тәэмин итүдә, чаралар үткәрүдә башлап йөрүчеләр булып тора. Ә безнең җәмәгатьчелек оешмалары аларга ярдәм итә. Без бит Татарстан турында гына сүз йөртергә тиеш түгел, ә нәкъ читтә яшәгән татарларга игътибар кирәк.

Безнең эшләгән эшләребезнең төрле формалары бар. Мисал өчен, без берничә министрлык белән берлектә һәр елны зур гына тел лагерьлары уздырабыз. Киләчәктә төбәкләрдә шундый ук тел лагерьларын оештыру, яңа төрле интернет системалар куллану кирәк. Бер урында таптану дөрес булмас. Менә без инглизчә-урысча-татарча китап чыгардык. Татарчага өйрәтү өчен яхшы әсбап. Моннан тыш, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ниндидер өстенлекләр булдыру тиешле. Бәлкем яшьләр бу өлкәне сайласын өчен грантлар, стипендияләр булдырыргадыр”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG