Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа төркеме Грецияне еврозонада калырга чакырды


Еврозонаның финанс министрлары Грецияне илне икътисади кризистан чыгару өчен кырыс экономияне дәвам итәргә чакырды. Евротөркем башлыгы, Люксембург премьер-министры Жан-Клод Юнкер Грециянең еврозонадан чыгуына каршы булуын әйтте.

Брюссельдә Европа төркеме илләренең биш сәгатьлек очрашуыннан соң, Юнкер төркемгә кергән илләр Грециянең еврозонада калуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер булуын белдерде.

Австрия финанс министры Мариа Фиктер еврозонадан чыгу өчен Грециягә Европа берлегеннән чыгарга туры киләчәген җиткерде.
XS
SM
MD
LG