Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстан президенты Татарстанга килә


Бүген кич Татарстанга эшлекле сәфәр кысаларында Төрекмәнстан президенты Корбангули Бердымөхәммәдов киләчәк.

«БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, чәршәмбе көнне ул Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашачак һәм IT-паркта булачак. Шулай ук президент Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Төркәнстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни-һуманитар өлкәдә хезмәттәшлек программасын имзалау булачак. Моннан тыш Төрекмәнстан вәкиллеге КАМАЗ, “ТАНЕКО” һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасын караячак.

Бердымөхәммәдов Казанга Мәскәүдән киләчәк. Бүген Русия башкаласында БДБ илләренең рәсми булмаган саммиты үтәчәк.

Апрель азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда булып анда үткән Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашты һәм Төрекмәнстан президенты Корбангули Бирдымехәммәдов белән сөйләшүләр үткәрде.
XS
SM
MD
LG