Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша татарлары өч көнлек Сабантуй чараларына әзерләнә


Сабантуй туристлар күпләп килгән Шимбарк авылында уза
Сабантуй туристлар күпләп килгән Шимбарк авылында уза

Польша татарлары быел Сабантуй бәйрәмен өч көн оештырачак. Аның кысаларында фестиваль дә каралган. Чарага Европа илләреннән татарлар чакырылган.


Татар чаралары 15-18 июнь көнне узачак. Аның бер өлеше Шимбарк авылында, икенчесе Гданьски шәһәрендә үтәчәк. Шимбарк авылы Гданьскидан 40 чакрымда бик матур җирдә урнашкан. Әлеге җиргә туристлар асты-өскә әйләндереп төзелгән йортны карарга дип дөньяның төрле җирләреннән килә. Бу йортны исемен әйтергә теләмәгән эшмәкәр төзеткән һәм ул коммунизм чорын тасвирлый.

Татарлар әлеге урында инде өченче ел Сабантуй оештырып килә. Польша татарлары мәдәнияте үзәге рәисе Ежи Шахуневич (Jerzy Szahuniewicz) әйтүенчә, быелгы чараларга Литва, Беларус, Германия, Финляндия, Испания һәм беренче тапкыр Швециядән татарлар киләчәк. Кунаклар 15 июньдә килә башлаячак, икенче көнне Сабантуй каралган, аннан соң төрле илләрдән килгән татарлар фестивальдә үз осталыкларын тәкъдим итәчәк.

Ежи Шахуневич(с) һәм Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев
Ежи Шахуневич(с) һәм Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев
“Алар инде алдан ук әзерләнеп килә. Узган елларны да Сабантуйда катнаштылар. Кызганычка, Польшада татар ансамбльләре юк. Балаларны өйрәтергә укытучы кирәк”, ди Шахуневич.

Соңгы көнне - 18 июньдә Гданьски шәһәрендәге Русия фән һәм мәдәният үзәгендә Татарстаннан килгән артистлар чыгыш ясаячак.

“Без әлегә Татарстаннан кем киләчәген белмибез. Әмма җибәрәчәкбез дип дип вәгъдә иттеләр”, ди Шахуневич.

Узган ел азагында Гданьскида Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте. Ул Гданьски шәһәрендә татарлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Әлеге һәйкәл ил хөкүмәтенең татарларга зур ихтирамын күрсәтә. Чөнки моның тирән тарихи тамырлары бар - 600 ел элек Грюнвальд бәрелешендә полякларга татарлар да булышкан

Моннан тыш, Миңнеханов татар мәдәнияте үзәгендә дә булды.

Бүгенге көндә Польшада 3-4 меңләп татар яши. Аларның иң күбесе Биелосток шәһәре һәм аның янындагы авылларда гомер кичерә. Шуларны берсе - Крушеняныда хәтта элеккедән сакланган мәчет тә бар. Ләкин мондагы татарлар туган телләрен инде оныткан.
XS
SM
MD
LG