Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Нуриев кебек дөньякүләм танылган татар юк”


Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры

15 майда Казанда XXV Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале ачылды. Театр директоры Мөхәммәтҗанов: “Дөньякүләм билгеле балетлар янәшәсендә “Шүрәле”нең дә үз урыны бар”, дип әйтә. Казанда Нуриевка һәйкәл кую кирәклеген дә белдерә.

Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты да юбилей фестивалендә биеләчәк әсәрләр исемлегендә. “Шүрәле”не моңа кадәр Нуриев исемендәге фестиваль кысаларында унтугыз тапкыр күрсәттеләр инде. XXV халыкара чарада исә “Шүрәле”нең дә үзенә күрә бер бәйрәме булачак. Бу фестивальдә ул егерменче тапкыр биеләчәк.

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов дөньякүләм билгеле балетлар белән беррәттән, “Шүрәле”нең дә татар мәдәниятен чагылдыручы классик әсәргә әверелгәнен һәм театрның горурлыгы булуын әйтә.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
“Дөнья классик балетының бөтен җәүһәрләре дә, бу сүзләрне мин “Аккош күле”, “Баядерка”, “Жизель”, “Дон Кихот”, “Корсар”ларны күз алдында тотып әйтәм, безнең фестивальдә биелә. Классик романтик балет – ул безнең төп юнәлеш. Боларны бию безнең сәхнәнең күрсәткече булып тора. Шул исәптән, без үзебезнекен – милли “Шүрәле”безне дә күрсәтәбез. Бу әсәр “Аккош күле” кебек үк вакыт сынавы үткән. Дөнья театрларында еллар буе “Аккош күле” барган кебек, “Шүрәле” дә безнең өчен озын гомерле. Мин белгәндә генә ул өч тапкыр яңадан куелды. Бу безнең горурлыгыбыз. Һәр спектакль турында да алай дип әйтеп булмый. “Шүрәле” – ул безнең классикабыз”, диде Мөхәммәтҗанов.

Фестивальдә 21 майда биеләчәк “Шүрәле”дә Сөембикәне Елена Евсеева, Батырны Андрей Ермаков башкарачак. Алар икесе дә Петербурдагы Мария театры артистлары. Менә өч елга якын инде бу татар әсәре Мария театрында да бара. Мөхәммәтҗанов “Шүрәле”нең Петербур сәхнәсендә дә күренекле урын алып торуын әйтә.

"Алтын Урда" да куелырга әзерләнә

Казан опера һәм балет театрының көндәлек репертуарында тагын бер милли әсәр – “Йосыф кыйссасы” бар. “Соңгы җиде-сигез ай эчендә бик еш башкарылганга, без аны Нуриев исемендәге фестивальгә алмаска булдык”, ди Мөхәммәтҗанов.

2014 елгы фестивальдә инде, бәлки, өр-яңа татар балеты да күрсәтелер. Мөхәммәтҗанов татар тарихына багышланган “Алтын Урда” әсәренең 2013 елда куелачагын раслады.

“Бу әсәрнең асылына романтизм алына. Ул мәхәббәткә һәм рухи, әхлак темаларына корылачак. Без сугышларны, яуларны гына күрсәтергә җыенабыз дип уйламасыннар. Әгәр романтика булмый икән, ул вакытта балет та юкка чыга. Ул һичшиксез буларга тиеш”, ди Мөхәммәтҗанов. Композитор Резедә Әхиярова, шагыйрь Ренат Харис һәм биюләрне куючы Георгий Ковтунның иҗади берлеге нәтиҗәсендә туачак бу әсәрнең дә киләчәктә театр сәхнәсендә үз урынын алуына зур өметләр баглый ул.

Фестивальгә бер генә билет та калмаган

Казанда 15 майдан 27 майга кадәр 11 көн дәвам итәчәк Нуриев исемендәге фестивальгә күптән инде бер генә билет та калмаган. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, туп-тулы залга эшләү аларның күркәм традициясенә әверелгән. Русиядә бары тик ике театр гына бу биеклеккә ирешкән. Берсе - Зур театр, ул гадәти көннәрдә 100 процент аншлаг белән эшли. Аннан кала, илдәге опера һәм балет күрсәтүче сәнгать сарайлары арасында иң күп тамашачылы булып икенче урында Казан театры килә.

Нуриев фестиваленә билет булмауны, күпләр бик алырга теләсә дә, театрга керә алмауны Мөхәммәтҗанов, берьяктан, “гадәти хәл” дип атаса, икенче яктан, бу фестивальнең дөньякүләм танылуы һәм Нуриев исеменә хөрмәт икәнлеген дә билгеләп үтә.

Нуриев Казанда һәйкәленә лаек

2009 елда Нуриев фестивале барган көннәрдә театрга эленгән рәсем
2009 елда Нуриев фестивале барган көннәрдә театрга эленгән рәсем
Быел 21 майда Нуриевнең Казанга әлеге халыкара чарага килүенә 20 ел тула. Ул вакытта мәшһүр биюче “Щелкунчик” балетына дирижерлык иткән иде.

“Киләсе елга Нуриевның тууына 75 ел тулачак. Дөньяда бөтен татарлар арасында иң зур дан казанган,башка татар юк. Нуриев Казанда һәйкәлгә лаек шәхес. Бу һәйкәлнең өлгесе дә әзер инде”, ди Мөхәммәтҗанов. Нуриевның юбилеена һәйкәле, бәлки, куелыр дип тә өметләнә.

"Президент ярдәме белән" дип язылган

Республика җитәкчелегенә килгәндә, Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, бигрәк тә Татарстан президенты опера һәм балет сәнгатен үстерү, аңа игътибар кирәклеген аңлый.

“Президент шәхсән үзе безгә булыша. Безнең Шаляпин исемендәге опера фестиваленең юбилее булды. Бу Нуриев исемендәге фестиваль хәзер башлана. Рөстәм Нургали улы үзе аларны үткәрергә ярдәм итте. Декабрь аенда аның янына кергән идем. Ул бөтен мәсьәләләрне дә хәл итте. Безнең афишаларга да “Татарстан президенты ярдәме белән” дип язылган”, ди Мөхәммәтҗанов.

Нуриев исемендәге фестивальнең 25 еллыгы булгач, театр башка еллар белән чагыштырганда күбрәк дөньякүләм билгеле балет биючеләрен дә, дирижерларны да чакырырга карар иткән. Бу классик балет сәнгате бәйрәмендә 30дан артык чакырылган биюче һәм дирижер чыгыш ясаячак. Алар арасында Британия, Нидерланд, Германия, Австрия, Куба, Украина, Әрмәнстан һәм Русиянең күренекле сәнгать әһелләре бар.
XS
SM
MD
LG