Accessibility links

Удальцовны Ульянга җибәрергә җыеналар


«Сул фронт» хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовны тиз арада Мәскәүдәге хастаханәдән чыгаралар һәм Ульянга җибәрергә җыеналар. Бу хакта Twitterда аның адвокаты Николай Полозов язды.

Иртәгә Ульянда Удальцовның җинаять эше нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы каралган. Аны «Яшь гвария» хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе активисткасы Анна Поздняковага һөҗүмдә гаеплиләр.

Хәзергә Удальцовның әле 9 майда оппозиция чарасы вакытында полициягә буйсынмау өчен 15 тәүлеккә сак астында тотылу вакыты чыкмаган. Дүшәмбе ул сәламәтлеге начарлану сәбәпле хастаханәгә озатылган иде.
XS
SM
MD
LG