Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Журналистларны яклау комитеты” Үзәк Азиядә медиа хезмәткәрләрен эзәрлекләүне тәнкыйтькә тотты


Төп бинасы Нью-Йоркта урнашкан «Журналистларны яклау комитеты” халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешма мәгълүмат алуны чикләү һәм хакимиятне тәнкыйтьләгән журналистларны эзәрлекләү өчен дөнья җәмәгатьчелеген Үзәк Азия илләрендәге режимны җаваплыкка тартырга чакырды.

Бу хакта кичә АКШ Һелсинки комиссиясе утырышында әлеге оешманың вәкиле Мозаффар Сөләйманов белдерде. Ул “Эрк” үзбәк газетасы хезмәткәрләре Мөхәммәт Бекжанов һәм Йосыф Рузиморадов эшләре турында хәбәр итте. Алар инде 1999 елдан бирле төрмәдә тотыла.

Сөләйманов шулай ук Кыргызстан журналисты Азимҗан Әскаров турында сөйләде. Журналист тикшерүе уздырып Кыргызстанда хокук саклау оешмалары хезмәткәрләрен вазифада үсүенә киртә тудырган Әскәров 2010 елны гомерлек төрмәгә хөкем ителгән.
XS
SM
MD
LG