Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

Татарстан президенты Зилә Вәлиеваны вице-премьерлыктан алды. Аның белән бергә эшләгән кешеләр Вәлиеваның эшчәнлеген бәяли.

Татарстан президенты фәрманы белән 16 май көнне Зилә Вәлиева, башка эшкә күчү сәбәпле, вице-премьер вазифасыннан алынды дип белдерелде. Вәлиева 2011 елның 26 мартына кадәр алты ел буе Татарстан мәдәният министры булып эшләде.

Рамил Төхфәтуллин, "Кабан күле хәзинәләре" фильмының Казан ягыннан продюсеры:

– Дөресен әйтергә кирәк, Зилә ханым Вәлиева алты ел мәдәният министры булып эшләгәндә бу тармакта шактый гына үзгәрешләр барлыкка килде. Әйтик, мөселман кино фестивале "Алтын мөнбәр"не иң беренче чиратта әйтеп китәр идем. "Йолдызлык" балалар фестиваленә бик зур игътибар бирелде. Мәдәният министрының үз бренды барлыкка килде. Аны Русия күләмендә дә, дөнья күләмендә дә таный башладылар. Бу юнәлештә Зилә ханым шәхес буларак бик мөһим роль уйнады. Беренче һөнәре белән ул журналист булса да, Татарстанны, республиканың мәдәниятен һәм сәнгатен яхшы белә иде.

Рамил Төхвәтуллин

Рамил Төхвәтуллин

Алты ел мәдәният министры өчен күп вакыт түгел, чөнки бездә әле эшләр бик күп. Проблемнар да бик күп һәм алты ел эчендә генә барсын да тормышка ашырып булмады. Шул ук Милли китапханә мәсьәләсен алсак та, тарихи һәйкәлләрне саклауга һәм аларны тергезүгә багышланган "Мирас" програмын алсак та... Шул ук Милли кинематография мәсьәләсе дә ничектер чишелмичә калды, кызганычка каршы.

Бөтен Русия күләмендә дә мәдәнияткә, йомшак итеп әйткәндә, финанслау ягыннан да, игътибар ягыннан да калдык, икенчел тармакка булган кебек караш яши. Без милли мәдәниятне сакларга телибез икән, аңа тагын да игътибар артырга тиеш. Бүген икътисадчылар да, сәясәтчеләр дә мәдәниятнең башка илләр белән, башка халыклар белән сөйләшү чарасы буларак мөһим роль уйнаганын таный башлады.

Зилә ханым кебек шәхесләр – алар бик сирәк. Тәҗрибәсе ягыннан да, укымышлыгы ягыннан да, зыялылыгы ягыннан да ул – зур шәхес. Хөкүмәт тә, дәүләт кешеләре дә аны мәдәнияттән дә, сәнгатьтән дә, иҗтимагый эшләрдән дә ерак җибәрергә тиеш түгел дип саныйм мин.

Ул Галиәсгар Камал театрына директор булып килә дигән хәбәрләр дә ишетелде. Бу сүз булып каламы, әллә чынга ашамы, һәрхәлдә, анда килгән очракта да ул җитәкче буларак үзенең абруе һәм тәҗрибәсе белән театрга күп файда китерәчәк.

Гөлчәчәк Нәҗипова, Татарстан милли музее директоры:

– Без Европага карый торган республика булгач, җитәкчеләр арасында да хатын-кыз булырга тиеш дип уйлыйм мин. Аның китүе минем өчен әйбәт яңалык түгел. Аның мәдәният өлкәсендә калдырган мирасына килгәндә, театрлар турында да, китапханәләр турында да әйтә алмыйм.

Гөлчәчәк Нәҗипова

Гөлчәчәк Нәҗипова

Зилә ханым һәрвакыт музейга булышырга тырышты. Без аның белән бергә борынгы тарихка багышланган күргәзмәне ачтык. Ул мәдәният министры булып эшләгәндә төрле халыкара проектлар эшли идек. Алар арасында Кытай күргәзмәсен Казанга китерү һәм башка күпләгән проектлар бар. Без Зилә ханым эшләгән вакытта үзебезнең Тукаебыз белән Петербурга кердек. Музей эшенә аның кергән өлеше бик зур дип уйлыйм.

Аерым әйтергә кирәк, бер кеше генә системаны җимерә алмый. Кем белә, бәлки музейларга да хәзер көн килгәндер. Хәзер музейларга бик зур игътибар кирәк. Алар матди һәм техник яктан караганда бик искерде. Без татарлар буларак, Тукай музеен, Сәйдәш музеен һәм башка шәхесләребезнең музейларын, Милли музейны төзекләндерү өчен бергә эшләргә тырыштык. Әмма безнең көчебез генә җитмәде.

Зилә ханымның дәрәҗәсе бик зур. Элек Мәскәү университетын бетергән, хәзер сәясәттә күп эшләгән кеше, дөньяга карашы бик киң. Киләчәктәге эшенә килгәндә, бәлки, Мәскәүдә дә урын табылыр, бәлки Казанда да калыр дип уйлыйм. Ул эшләргә тиеш, аның көче күп әле. Аның дәрте бар һәм эшләргә дә теләге бар.

* * * *

Хөрмәтле укучылар, ә сез Зилә Вәлиеваның мәдәният өлкәсендә эшчәнлеген ничек бәялисез? Фикерләрегезне безнең форумда әйтегез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG