Accessibility links

Язучылар корылтае: яшь буын яңа рәис таләп итә


2008 елда узган Татарстан Язучылар берлеге корылтае
2008 елда узган Татарстан Язучылар берлеге корылтае

18 май Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае уза. Җыенда берлекнең рәисе дә сайланырга мөмкин. Җиде ел рәислек иткән Илфак Ибраһимов эшен дәвам итәргә әзерлеген белдерде. Бер төркем яшь язучы аның вазифада калуына кискен каршы чыга.


Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае алдыннан без аның хәзерге рәисе Илфак Ибраһимовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Илфак әфәнде, сез Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазифасында инде җиде ел. Бер уйласаң, шактый вакыт. Башкарган эшләрегезгә нәтиҗә ясап, уңышларыгыз яисә кимчелекләрегез күбрәкме?

– Корылтай вакытында безнең эшчәнлек турында дүрт доклад булачак: татар әдәбиятының бүгенге хәле, перспективалары, милли әсәрләрне башка телләргә тәрҗемә итү эшләрнең барышы, иҗат процессын оештыруына анализ ясалачак.

Илфак Ибраһимов
Илфак Ибраһимов
Әдәбият үсеш алдымы, юкмы дип кистереп әйтеп булмый, бәя бирер өчен кимендә 10-15 ел вакыт узу кирәк. Ләкин башкарылган эшләр дә байтак. Мәсәлән, язучыларның гонорарлары бик түбән иде. Без бу мәсьәләне Татарстан президентына җиткердек. Узган ел гонорар күтәрелде. Татарстан китап нәшриятында китаплар өчен бирелгән гонорар да 150-170 процентка артты. Бу – идарәнең эш нәтиҗәсе.

Китап сату системы җимерелгәч, аларның таралу эшен җайга сала алдык. Яңа басылган китапларның 85 проценты республика китапханәләренә тарала, складларда ятмый.Эшләргә мөмкинлек бар. Язучыларның әсәрләрләре вакытлы матбугатта бастырыла, моның өчен җиде журнал, бер газета чыга. Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, Мөштәри урамындагы йортыбызны ялт иттерде.

Гонорарлар үсә, ләкин татар язучыларның саны артмый. Яшьләр аз...

– Язучыларны барлыкка китерү – ул түтәлгә орлык чәчеп кишер үстерү түгел. Татар мәктәпләре кими, ана телендә уку кыскарган булса да, соңгы ун елда татар язучылары барлыкка килде. Язучылар берлегендә 30 яшькә кадәр 12 яшь язучыны әгъза итеп алдык, бу – зур эш. Яшьләргә ай саен стипендия түләнә, бу эштә "Татнефть" булыша.

Иҗат итәргә мәйдан бар: ике телдә чыга торган “Идел” журналында басылалар. Балалар әдәбиятына, милли драматургиягә багышланган конференцияләр узды, яшь иҗатчылар өчен остаханәләр оештырылды. Яшьләргә белем эстәү дә мөһим, Мәскәүдә ике кеше укыды, ләкин алар аны ташлап кайтты. Бүген ике яшь язучы Төркиядә төрек телен үзләштерә. Яшьләр барлык мөмкинлекләрне файдалана аламы, анысы инде икенче сорау.

Көндәлек иҗат процессы бара, халык күпме хезмәт башкарылганын белми. Тәнкыйтьләгәндә уңай эшләрне дә күрергә кирәк.

Шулай да Татарстан Язучылар берлеге милли тормышта пассиврак. Милли хокуклар кысылганда, конкрет вакыйгалар булганда Язучылар берлеге вакытында да чәчрәп чыгарга өлгерми. Элегрәк милләт язмышы дип язучылар ачлык мәйданында булды. Әнә Борис Акунин, Быковлар мәйданнан кайтып керми. Авылларга чыгып йөрүләр дә кимеде шикелле.

– Дөрес түгел, күп йөрибез. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешү бар, аның нигезендә дүрт ел эчендә җәй көннәрендә төрле делегацияләр белән бөтен район-авылларны йөреп чыктык. Ындыр табакларында, фермаларда да булдык, халык белән очраштык. Мәктәпләрдә даими булабыз. Әлбәттә, җитеп бетмидер.

Һәрбер язучы милләт дип яши. Урамга чыкмыйча өйдә эшләгән язучы мәйданда булучыларга караганда күбрәк хезмәт кыладыр бәлки? Аның милләт өчен янганы әсәрләрендә чагыла. Сәясәттә берни аңламаган кеше артыннан ияреп йөрмибез. Ә аерым алган мәсьәләләрдә позицияне белдердек: 309нчы канунга каршы чыктык, яздык, Русия язучылары корылтаенда бу турыда сөйләдек. Болгар номерларын җимергәндә дә кискен карашыбызны әйтми калмадык. Язучының төп коралы – каләм. Барысы да мәйданда була алмый, минем дә алай йөрергә вакытым да, сәламәтлегем дә юк.

Казанда бик зурлап, шау-шу белән "Аксенов-фест" уза. Урыс әдәбиятын сөючеләр шунда җыела, зур бер тамаша ул. Яшьләрдә, гомумән халыкта милли әдәбиятка кызыксыну уяту өчен шундыйрак чаралар кирәк.

– Андый фестлар оештырыла. Без бу турыда артык кычкырмыйбыз, сөйләмибез. Мәсәлән, ел саен Саҗидә Сөләйманова исемендәге яшь иҗатчылар фестивале уза. Аны "Татнефть" белән берлектә эшлибез. Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә “Иделем акчарлагы” дигән төбәкара фестиваль бар. Яңарак кына “Илһамлы каләм” фестивале барлыкка килде. Яшьләрнең иҗат җимешләре китап буларак дөнья күрә.

"Аксенов-фест" безгә үрнәк түгел, халык алдына чыгып гитара, саксофонда джаз уйнап, заманча мәдәният дип күрсәтәләр икән, бигайбә. Бу аларның мәдәниятләре. Ләкин Чистайда уза торган Гаяз Исхакый укулары, Кызыл Байрактагы “Сәйдәш аланы” бар. Алар урыс чараларыннан ким түгел. Әлбәттә, яшьләргә яңа форматтагы чаралар кирәк, милли дә, заманча да булсын. Универсиада уңаеннан эшләргә кирәк.

Илфак әфәнде, Сез рәис булганда беренче тапкыр Язучылар берлегенең уставы үзгәртелеп, рәислек вазифасы озынайтылды. Җомга көнне узачак корылтайда рәис сайланачак. Сезне янә бу вазифада кала дигән сүзләр йөри?

– 1999 елдан бирде безнең уставка үзгәрешләр кертелмәде. Әйе,устав өлешчә үзгәртелде. Быел да үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Моның объектив сәбәпләре бар. Мәсәлән, язучылар корылтае барлык язучының бары тик өчтән икесе килсә генә кворум дип санала. Берлек әгъзасы булып 326 язучы исәпләнә, шуларның179ы – пенсионер. Алар арасында 80 кеше – 75 яшен узган өлкән шәхесләр. Алар киләсе корылтайга әллә килә ала, әллә юк. Шушы ике корылтай арасында гына 37 кеше вафат булды. Әгъза итеп 41 кеше алынды, ләкин 12се генә 30 яшькә кадәр, калганнары 40-50 яшьлек язучылар. Берлек акрын яшәрә, шуңа күрә бу мәсьәлә каралырга тиеш.

Рәислеккә килгәндә, үзгәрешләр булачак. Бу минем инициатива түгел, ул корылтайда каралырга да, каралмаска да мөмкин. Шулай да көн тәртибенә куелачак.

Мин җиде ел буе Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләдем. Идарә, җәмәгатьчелек белән килешеп эшләдем. Идарәгә кермәгәннәр белән дә уртак тел таба белдем дип исәплим. Соңгы елларда икътисади кризис булуына карамастан, берлекнең матди ягын да кайгырта алдык. Әгәр дә калуымны телиләр икән, каршы килмим. Яшерен тавыш белән һәркем сайлана ала. Саркози икенче тапкыр сайланмады, ләкин аның каравы әнә Лукашенка әллә ничә тапкыр сайланды. Миннән дә яхшы намзәтләр бар.

* * * *

әис алышынса гына вазгыять үзгәрәчәк"

Илфак Ибраһимов Язучылар берлеге рәисе итеп янә сайланырга каршы булмаса да, аңа каршы оппозиция дә барлыкка килде. Яшьләрнең күпчелеге теше-тырнагы белән "каршыбыз" диләр, интернетта үз фикерләрен җиткерәләр. Корылтай алдыннан яшьләр листовкалар тарата башлады. Яшь язучылар “Моңа кадәр бер генә рәис тә кәнәфигә чат ябышып ятмады, хәтта Путин да дүрт елга булса да эштән читләшеп торды. Моңарчы башкарган эшен һәм булган хөрмәтне аяк астына салып таптыйсы килмәсә, Илфак Ибраһимов корылтай вакытында “самоотвод” ясарга тиеш”, дип әйтәләр.

Илгиз Зәйни
Илгиз Зәйни
Илгиз Зәйни – утыздан артык пьеса авторы, татар драматургиясендә үз сүзен әйтә алган кеше. Илгиз берлектә рәис алмашынырга тиеш дип саный. “Барлык игелекне Татарстан Язучылар берлегеннән түгел, ә Камал театрыннан күрәм”, ди ул. Илгиз дә үзенең фикерләре белән уртаклашты.

– Язучылар берлеге "яшьләрне укытабыз" дип әйтә. Ике кеше ташлап кайтты дигәннәрнең берсе – мин, икенчесе – Йолдыз Миңнуллина. Ләкин Максим Горький исемендәге әдәбият институтында үземнең кесәмнән 25 мең сум чыгарып түләп укыдым. Йолдызга да түләнмәде. Ул ташлап кайтырга мәҗбүр булды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге айлык стипендия 1 мең сум. Көлке бит бу, аңа ничек яшәп була?

Китабым чыкканы булмады. Муса Җәлил премиясенә мине берлек түгел, ә Камал театры тәкъдим итте. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннарның китаплары нәшриятта 3-4 ел ятып, нәтиҗәдә китапчык буларак чыкты.

Вазгыять бары тик рәис алышынса гына үзгәрәчәк. Моның үрнәге бар. Татарстан Театр эшмәкәрләре берлегенә Фәрит Бикчәнтәевне куюлары булды, Актерлар йорты кырмыска оясына әйләнде. Эксперименталь мәйданнар барлыкка килде, бер ел эчендә кызыклы бәйгеләр, фестивальләр оештырыла башлады. Әллә каян талантлы яшьләр калкып чыкты, көне-төне эш бара. Язучылар берлегенең бинасын яңарттылар, ләкин анда яңа команда булмыйча, эш җанланмаячак. Ул бит үле бер зонаны хәтерләтә. Җиде ел буена яшьләргә яңа форматтагы мәйдан булачак дип сөйләде Илфак Ибраһимов, ләкин бу сүздә генә калды һәм шулай калачак та.

Татар язучылары арасында рәис итеп куярлык кеше юкмы? Ркаил Зәйдулла буыны кешеләре бар бит бездә. Берлекнең эшенә яңа сулыш өрелергә тиеш. Ник бер кешене калдырабыз дип уставка үзгәрешләр кертелә?

Яңа бина булгач, ул дәүләт карамагына күчә, финанслау бюджеттан булачак. Рәис тә яхшы хезмәт хакы ала торган дәүләт хезмәткәренә әвереләчәк. Яхшы пенсия турында хыялланып утырып, намуска көч төшмәсме соң?

Яшь язучылар тарафыннан таратылган өндәмә
Яшь язучылар тарафыннан таратылган өндәмә
Корылтай алдыннан кешеләр белән алдан сөйләшенгән дигән сүзләр йөри. Ибраһимовны яңадан рәис итеп калдыру тәкъдиме белән Хатыйп Миңнеголов чыгыш ясый дип әйтәләр. Бу эшне башкарырга хәтта язучылар да хурланган. Өлкән буын кешеләре Илфак абыйга тавыш бирәчәк, чөнки алар ул безнең хәлебезне белеп тора, концертларга, кичәләргә чакыра дип уйлый. Ләкин бу бит рәиснең гап-гади бурычы.

Әлбәттә, корылтай вакытында без, яшьләр, үз сүзебезне әйтергә тырышачакбыз, ләкин моны бала-чага уены буларак кабул итәргә мөмкиннәр. Ләкин язучыларда, шул ук Илфак абыйда намус дигән сыйфат җуелып бетмәгәндер дип ышанасы килә. Бу эшкә аек акыл белән карарга чакырабыз, торгынлык булмасын иде, яңа кешене сайласыннар иде, диде Илгиз Зәйни.

* * * *

Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп кемнең калуы әлегә ачык кала. Рәислеккә намзәт буларак Ркаил Зәйдулла, Зиннур Хөснияр, Искәндәр Гыйләҗев, Рәфис Корбан исемнәре дә телгә алына.
XS
SM
MD
LG