Accessibility links

Исламабадта берничә дипломатик вәкиллек шикле хат алган


Исламабадта Франция илчелеге һәм Бөекбритания белән Австралия дипломатик вәкилләре янаулар белән шикле кара порошок салынган хат алган. Хатта әлеге порошокның Әфганстандагы НАТО көчләре өчен агу булуы һәм әгәр Исламабад үз җирлеге аша йөк ташуны кабат яңартса аның шул йөкләргә чәчеләчәге әйтелә.

Исламабад полициясе башлыгы Бани Әмин порошокның тикшерүгә җибәрелүен әйтә. Шул ук вакытта ул порошокның күләме бик аз булуы сәбәпле, аның нәрсә икәнен белү авыр булачагын искәртте.
XS
SM
MD
LG