Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Грециядә вакытлы хөкүмәт башлыгы эшкә кереште


Грециядә югары административ мәхкәмә башлыгы Панайотис Пикрамменос вакытылы хөкүмәт җитәкчесе булырак ант тотты. Ул хөкүмәт белән 17 июньгә билгеләнгән парламент сайлавына кадәр идарә итәчәк. Әлеге карар 6 майда сайлау нәтиҗәсендә идарә коалициясен төзи алмау сәбәпле кабул ителде.

Премьер намзәте һәм сайлау көне турында чәршәмбе көнне президент Каролос Папульяс белән очрашуда сәяси партия җитәкчеләре килеште.

XS
SM
MD
LG