Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея атом реакторында кабат эшен башлады


Төньяк Корея узган ел азагында туктатылган атом реакторындагы эшләрне кабат башлады. Джонс Хопкинс университеты каршындагы Американ-Корея институтына караучы 38North сәхифәсе хәбәр итүенчә, бу хакта 30 апрельдә иярченнән төшерелгән рәсемнәр дәлилли.

Бер-ике елда реактор гамәлгә керергә мөмкинлеге әйтелә.

Төньяк Кореяның уңышсыз ракета очыруыннан соң, Корея ярымутравында хәл кискенәйде. Пхеньян бары ерак арага оча торган ракета белән галәмгә ясалма иярчен чыгарырга ниятләвен әйтте. АКШ һәм Көньяк Корея Пхеньян атом чукмарын кирәкле урында илтердәй ракета сынарга тели дип борчылды.
XS
SM
MD
LG