Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Бутның төрмә җәзасын ватанында үтәү турында Русия үтенечен карарга әзер


Русия эшмәкәре Виктор Бутның АКШ мәхкәмәсе тарафыннан билгеләгән төрмә җәзасын ватанында үтәү турындагы Русия үтенечен Америка карарга әзер. Бу хакта Мәскәү һәм Питербурга сәфәре алдыннан ИТАР-ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәдә юстиция министры һәм АКШ генераль прокуроры Эрик Холдер әйтте.

Аның сүзләренчә, АКШның кайбер башка илләр белән хөкем ителгәннәрнең җәзаны үз ватанында үтәргә мөмкинлек бирә торган килешүе бар.

Бут АКШ ватандашларын үтерү максаты белән сүз берләштерүдә гаепләнеп 25 елга хөкем ителгән иде.
XS
SM
MD
LG