Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар Татарстан тарихына игътибарны арттыра


“Даһи Мәрҗәни серләре” интеллектуаль бәйгесендә
“Даһи Мәрҗәни серләре” интеллектуаль бәйгесендә

16 майда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты югары уку йортлары арасында “Даһи Мәрҗәни серләре” дип аталган интеллектуаль бәйге үткәрде. Бәйгенең төп максаты – Татарстан тарихына яшьләрнең игътибарын җәлеп итү, заманча ярышлар аша туган якның тарихына кызыксыну уяту иде.


Брейн-ринг форматында үткән чарада Татарстанның алты югары уку йорты: Казан федераль университеты, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты, Казан милли тикшеренү технологияләр университеты, Русия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе һәм Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты такымнары катнашты. Жюрида “Гасырлар авазы” журналының баш мөхәррире Дамир Шәрәфетдинов һәм Казан федерал университеты академигы Индус Таһиров бар иде.

Күптән түгел университет гаилә проблемнарына багышланган фәнни-практик конференция оештырган. “Күпмилләтле җәмгыятьтә гаилә кору проблемнары” дип аталган түгәрәк өстәлдә Русиянең 18 регионы вәкилләре катнашкан. Украина һәм Эстониядән килүчеләр дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Төрле дини конфессия вәкилләре катнаш никахлар проблемына аерым тукталып үткәннәр. Оештыручылар фикеренчә, Татарстанда булган этник вазгыятьне күпләр күрмәмешкә салыша.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ни өчен милләт проблемнары һәм аның тарихына игътибар юнәлткән? Бу хакта “Азатлык” радиосына ректор ярдәмчесе, университетның матбугат үзәге җитәкчесе Римма Вәлиева сөйләде.

– Чараны оештыру идеясе – университет ректоры Рифкат Йосыповныкы. 2012 ел – Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителгән иде. Шул нисбәттән, безнең уку йортында күп төрле чаралар уза. Мәсәлән, әле күптән түгел генә февральдә Татарстан тарихы елын ачу тантанасы булып узды. Татарстан тарихын популярлаштыру ниятеннән җөмһүрият уку йортлары арасында “Даһи Мәрҗәни серләре” дип аталган бәйге оештырдык.

– Ни өчен мондый чараларны нәкъ менә иҗади уку йорты оештырырга алынды? Тарихтан ерак торган шәкертләргә бу чара кызык булырмы?

– Хәзерге вакытта яшьләргә Татарстан тарихының никадәр мөһим икәнен аңлату өчен күп көч куярга кирәк. Шуңа да безнең университетта “КазГУКИ – 2012” инновацион проекты башкарыла. Бу проект кысаларында күптөрле проектлар планлаштырылган. Конференцияләр, милли-мәдәни, тарихка багышланган чаралар булачак. Апрельдә безнең университет Казан кирмәнендә милли-мәдәни мирас елына багышланган археологик конференция оештырган иде. Бу чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

– Бәйгенең күбрәк урыс телендә баруына игътибарны җәлеп итте. Татар телен инкарь иткән очракта аның абруена һәм дәрәҗәсенә тап төшмәсме?

– Әлбәттә, юк. Татарстан тарихы белән күптөрле милләт кешеләрен таныштырырга тырышабыз. Шуңа күрә күп очракта урыс теле кулланыла. Әмма татар телен дә читкә куймыйбыз, тәнәфесләр вакытында татар җырлары ярдәмендә аны популярлаштырабыз. Эстрада җырчылары да, университетның милли ансамбле дә чыгыш ясады. Яшьләрнең татар мәдәниятенә тартылуын телибез. Татар теле безнең өчен бик мөһим. Моны үзебез дә университетын шәкертләре дә аңлыйлар.

Бүләк тапшыру
Бүләк тапшыру
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты башка уку йортларыннан нык аерыла. Бүгенге татар мәдәниятенең яртысыннан артыгы бу уку йортында белем алганын әйтеп тә торасы юктыр. Университет эченә керүгә үк иҗади атмосферага чумасың. Бер почмакта баянда уйныйлар, икенче якта бер төркем биюче күнегү ясый, ә аудиторияләрдән Тукай шигырьләрен яисә “Кара урман” җыры ишетелә.

“Даһи Мәрҗәни серләре” бәйгесенең җиңүчесе итеп Казан федерал университеты шәкертләре такымы табылды. Җиңүче такым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының тарихы кафедрасы мөдире Энгел Таһиров кулыннан дәрәҗәле бүләк алды. Калган катнашучылар да университет әзерләгән кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
XS
SM
MD
LG