Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәлиеваны яңа җитәкче буларак “Казан Кирмәне” хезмәткәрләренә тәкъдим иттеләр


Татарстан премьер-министры Илдар Халиков «Казан Кирмәне» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы хезмәткәрләренә яңа җитәкче буларак Зилә Вәлиеваны тәкъдим итте.

Халиков сүзләренчә, Вәлиева “Казан Кирмәне” тыюлыгы, “Йолдызлык” фестивале һәм Татарстандагы башка күп кенә проектлар үсешенә зур өлеш кертте. Аның яңа вазифага күчүе бу эшне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрер дип өметләнүен әйтте.

Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов башка эшкә күчү сәбәпле Вәлиеваны вице-премьер вазифасыннан азат иткән иде.
XS
SM
MD
LG