Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесе хокук яклаучылар белән очрашты


Бүген Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев Казан хокук яклау үзәге рәисе Игорь Шолохов һәм «Агора» хокук яклау төбәкара ассоциациясе җитәкчесе Павел Чиков белән очрашты.

Хокук яклаучылар полициядә көч куллануга каршы тору һәм мондый эшләрне тикшерү нәтиҗәләрен арттыру тәкъдимнәрен җиткерде.

Николаев хокук яклаучылар тәкъдимнәрен хуплады. Аеруча да ул хокук саклау оешмалары хезмәткәрләреннән зыян күргән кешеләрдән хәбәрләрне тикшерү идарәсенә җиткерүне истә тоткан боерык булдыруны уңышлы дип санады. Ул шулай ук полиция хезмәткәрләренә карата ачылган җинаять эшенең тиз арада уза торган капмания түгеллеген искәртте.
XS
SM
MD
LG