Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда “Кол Шәриф оныклары” бәйгесе үтте


Быелгы ярышның төп өлешенә чыгучылар
Быелгы ярышның төп өлешенә чыгучылар

16 май көнне Чаллының "Халыклар дуслыгы" йортында “Кол Шәриф оныклары” бәйгесе узды. “Чаллы-Cәләт” үзәге оештырып килгән бу бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелде.


Бәйгене оештыручылар билгеләп киткәнчә, бәйгенең шартлары алдагы еллардан катлаулырак булган. Әлеге чарага ел дәвамында өч йөздән артык бала җәлеп ителгән.

Бәйгенең беренче өлеше мәктәпләрдә узды. Җиңүче балалар яңадан төрле баскычлар узып, уенның төп өлеше – финалга омтылдылар. Ләкин катнашучыларның бик азы, бары алты укучы үз осталыгын башкалардан югарырак күрсәтеп, финалда катнаша алды. Бәйгенең тантаналы өлешендә бу ярышның төрле баскычларында җиңүчеләрнең дә исемнәре әйтелде. Аларга Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла мактау кәгазьләре тапшырды һәм теләкләрен җиткерде.

Әлфәс хәзрәт Гайфулла бәйгедә катнашучыларны котлый
Әлфәс хәзрәт Гайфулла бәйгедә катнашучыларны котлый
Быелгы бәйгенең төп өлешенә чыгып, җиңүче исеме өчен көрәшүчеләр алдына татар халкының тарихы, яшәешенә кагылышлы биремнәрдән тыш, техника буенча да сораулар бар иде. “Солярка белән эшли торган сигез цилиндрлы двигательдә ничә шәм бар?” дигән сорау укучылар өчен шактый катлаулы булып чыкты. Җавапны озак эзли торгач, мондый двигательдә шәмнәрнең бөтенләй булмавын ачыкладылар. Камаз машинасы моторындагы форсункаларны сүтеп-җыю ярышы да алкышлар астында узды.

Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле” дигән икеюллыгын бәйгедә катнашучылар үзләре иҗат иткән шигъри юллар белән дәвам итәргә тиешләр иде. “Оныклар” бу биремдә дә осталыкларын күрсәттеләр. Алга таба алар татар халык мәкальләре буенча белемнәрен ачыкладылар. Бәйгене алып баручы Айнур абыйлары мәкальнең бер өлешен әйтә дә, балалар аны дөрес итеп тәмамларга тиеш була. Монда да артык бәйләнерлек урын булмады.

“Җәннәт әниләрнең аяк астында” дигән сүзләргә дә ярыштагылар үз мөнәсәбәтләрен белдерде. Балалар тарафыннан әниләрнең бөеклеге, аны хөрмәт итү, ярату кирәклеге хакында әйтелде.

Раил Сәхәбиев
Раил Сәхәбиев
Ярышта җиңүчене ачыклау шактый кыен булган. Әлеге чарага бәя бирүчеләр булган Айдар Гарифуллин, Илнар Шәйхетдинов һәм Фәрит Мөдәррисовларның фикерләре шундый иде.

Чаллыда узган бу бәйгедә Раил Сәхәбиев җиңүче булды. Аңа велосипед тапшырылды. Шушы чараны күзәтеп утырган әти-әниләр, әби-бабайлар, мөгаллимнәр оештыручыларның бик зур эш башкарганнарын, бу гамәлнең балаларга татар рухы өстәячәген әйттеләр.
XS
SM
MD
LG