Accessibility links

Башкортстанда ВИЧ йоктыручылар арта


Очрашуда СПИД авыруын кисәтү хакында байтак хәвефле саннар бәян ителде
Очрашуда СПИД авыруын кисәтү хакында байтак хәвефле саннар бәян ителде

Уфада ВИЧ инфекциясе таралуга киртә кую мәсьәләләренә багышланган комиссиянең чираттагы утырышы һәм журналистлар өчен матбугат очрашуы булып үтте. Анда республикада ВИЧ-авырулар саны арта дип белдерелде.


Матбугат очрашуы 20 майда үтәчәк СПИД авыруыннан үлүчеләрне искә алу халыкара көне уңаеннан оештырылды. Сөйләшүне Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев ачты һәм алып барды. Киңәшмәдә СПИД авыруын кисәтү һәм чирлеләрне дәвалау юнәлешендә алып барган эшләр хакында байтак хәвефле саннар бәян ителде.

Сөйләшүдә билгеләнүенчә, Башкортстанда да, бөтен Русиядәге кебек үк, СПИД чирен йоктыручылар саны арта бара. Бүгенге көндә республикада шушы зәхмәтне эләктерүчеләрнең 13551-е рәсми теркәлгән. Ә күпме әле аларның теркәлмәгәннәре. Белгечләр фикеренчә, әлегә беркайда да исәпкә алынмаган шундый чирлеләр тагын берничә мең кеше булырга мөмкин.

Иң аянычлысы шул – быел ВИЧ зәхмәтле 96 анадан балалар туган. Алар хәзер ныклы күзәтү астына алынган. 2012 ел башыннан Башкортстанда тагын да 1 меңгә якын ВИЧ-позитив кеше ачыкланган. Иң күп ВИЧ-инфекцияле кешеләр Нефтекамски, Салават, Күмертау, Стәрлетамак шәһәрләрендә. Шулай ук Нуриман, Краснокамски, Мәләвез, Зианчура, Благовещен һәм Чишмә районнарында.

“Башкортстанда СПИД чирен йоктыручылар саны ел саен 20 процентка арта”, - ди сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев. Аның сүзләренчә, хәзер ВИЧ зәхмәтен эләктерүчеләр саны аеруча яшьләр арасында ишәя. Иң зур күпчелек бу чирне җенси якынлык кылганда эләктерәләр икән. Чирлеләрнең 65 проценты – ир-атлар. Башкортстанда 100 мең кешенең 166сы СПИД зәхмәтен йөртә.

“СПИД чире таралуны Башкортстанда киләчәктә ничек итеп тышауларга дигән сорау көнүзәк булып кала”, дип ассызыкланды матбугат очрашуында.

Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да СПИДка каршы көрәшкә багышланган байтак чаралар оештырыла. Шуңа да карамастан бу зәхмәтнең таралуы кимеми. Георгий Шебаев әйтүенчә, ВИЧ зәхмәте алдагы елларда тагын да киңрәк колач алырга мөмкин. “Бар илдәге афәттән Башкортстан гына бер имин утрау булып читтә кала алмый шул, ни аяныч”, ди министр.
XS
SM
MD
LG