Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56

Башкортстанның киң билгеле “Янгантау” шифаханәсенең элекке җитәкчесе, республика парламенты депутаты Рамил Бәдретдиновка карата җинаять эше ачылган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасының тикшерү комитетының тикшерү идарәсе белдерә.


Рамил Бәдретдинов бу елның февраль аена кадәр байтак еллар Салават районында, табигатьнең иң матур төбәгендә урнашкан “Янгантау” шифаханәсенә җитәкчелек иткән иде. Февраль аенда аны тагын да югарырак вазифага тәгаенләделәр. Уфадагы “Яшел урманлык” шифаханәсен җитәкләүне ышанып тапшырдылар Рамил Бәдретдиновка. Шул чакта ук аның хакында халык арасында төрле имеш-мимешләр таралган иде. Имеш, “Янгантауда” үз вәкаләтләрен узып кырын эшләр башкарган икән.

Әле прокуратурадан алынган хәбәрләр имеш-мимешләрнең буштан булмаганына дәлил дип аңларга кирәктер. Рамил Бәдретдинов казнадан зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Төгәлрәк әйткәндә, 2010 елның сентябрендә, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешмичә, үзенә шифаханә казнасыннан 250 мең сум күләмендә акчалата “күчтәнәч” алган һәм кесәсенә салып куйган ул. Әле шушы гамәл буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Ни өчен кырын гамәлләре хакында хәтта халык арасында да мәгълүм булган җитәкчене тагын да югарырак вазифаларга үрләтерләр дигән сорау туа. Уфадагы икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин, бу хакта фикерләре белән уртаклашып, моңа әлеге дә баягы әшнәлек, таныш-белешлек гаепле дип саный. Элекке президент Мортаза Рәхимовның тәэсир көче дә саклануы мәгълүм, ди ул, аның Рамил Бәдретдиновка җылы мөнәсәбәтләренә ишарә итеп.

Шул ук вакытта узган елдан бирле инде Башкортстан мәдәният министрлыгы җитәкчесез эшли. Элекке министр Әскар Абдразаков эшеннән алынганнан соң министр вазыйфаларын бүгенгәчә аның урынбасары Камилә Дәүләтова башкара килә. Бу хәл дә күпләрне аптырашта калдыра. Әллә республикада мәдәният министры булырлык белгечләр юкмы дигән сорау да үзеннән-үзе туа. Әллә инде бу кәнәфигә утырырга теләүчеләр юкмы?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG