Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада инвалидларның каршылык чарасы вакытлыча туктатылды


Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан бүлеге әгъзаларының 14 майда ачлык игълан иткән төркеменә керүчеләр әлегә ач торудан баш тартып торырга булды. Әгәр таләпләре һаман да үтәлмәсә, алар яңадан ачлык игълан итәчәк.


Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан бүлеге әгъзаларыннан торучы бер төркем кеше 14 майда ачлык игълан иткән иде. Алар җәмгысе алты таләп куя. Иң төп таләп – инвалидлар җәмгыяте Башкортстан бүлеге җитәкчесе Ринат Маннуровны һәм аның урынбасары Андрей Свешниковны эшеннән бушату. Инвалидлар аларны төрле кырын гамәлләрдә гаепли.

Аларның сүзләренчә, Ринат Маннуров гаебе белән бер ел инде хезмәт хакы ала алмыйлар. Шулай ук Мәскәүдән бүленүче ярдәм акчалары да каядыр китеп югала дип белдерә алар. Ачлык игълан итүчеләр барлык мутлашуларны да ачыклау өчен инвалидлар җәмгыятендә 2006 елдан башлап финанс-хуҗалык эшчәнлегенә аудитор тикшерүе үткәрүне дә таләп итә.

Соңгы елларда Ринат Маннуровка карата дәгъвалар әледән-әле кубып тора. Йә аны үзләре биләгән биналарны һәм бүлмәләрне канунсыз төстә арендага биреп акча үзләштерүдә, йә башка төрле шикле гамәлләрдә гаепләп торалар. Хәтта элекке елларда да аңа карата җинаять эшләре ачылган иде инде. Ләкин алар мәхкәмәгә генә барып җитмәде. Әле инде инвалидлар җиңеп чыкканчы көрәшәчәкләрен белдерә.

Болай да язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга республика җитәкчелеге дә игътибар итми булдыра алмады. Башкортстан халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Ленара Иванова, инвалидларның гозерләрен ныклап тикшерү өчен эш сәфәре белән Мәскәүгә киткән. Шуңа күрә дә ачлык игълан иткән төркем 1 июльгә кадәр каршылык чарасын туктатып торырга карар иткән. Ә инде таләпләре үтәлмәсә, алар янә дә ачлык чарасына керешәчәген әйтә.
XS
SM
MD
LG