Accessibility links

Казанда “Татнет йолдызлары” җиңүчеләрен бүләкләделәр


Бүген Казанда “Татнет йолдызлары” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Быелгы бәйгедә 220 интернет сәхифә катнашты. Алар арасынңа Казакъстан, Украина, Кыргызстан, Чуашстан, Оренбур, Чиләбе, Киров, Сарытау, Самар, Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Екатеринбур, Татарстан, Башкортстаннан интернет сәхифәләр бар иде.

Бәйгене оештыручылар узган ел татар телендәге сәхифәләр дүрттән бер өлеш тәшкил итсә, быел - өчтән бер дип билгеләп үтте.

“Масс-медиа” номинациясендә “Казан24” һәм “Яңа Гасыр” телевизион ширкәте сәхифәсе;

“Татарский мир һәм Татарстан” номинациясендә – “Казакъстанның татарлар дөньясы” һәм “Ислам” сәхифәсе;

“Фән һәм мәгариф” номинациясендә – Бөгелмә төзелеш-техник көллияте һәм татарча “Википедия”;

“Мәдәният һәм сәнгать, тарих” номинациясендә – Казан Кремле һәм Г.Камал театры рәсми сәхифәләре;

“Эшмәкәрлек” номинациясендә -“МЭЛТ” ширкәте һәм Ф.Мифтаховның электрон көндәлеге;

“Иҗтимагый эшчәнлек” номинациясендә – Бөек Ватан сугышы мемориалы;

“Туган якны өйрәнү, туристлык, спорт һәм сәламәт яшәү образы” номинациясендә – “Мировые курорты” һәм “Туган ягым – яшел бишек” сәхифәләре беренче урыннарга лаек булды.
XS
SM
MD
LG