Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:02

Русия президенты идарәсенең "Җәмәгать шурасы" әгъзаларын ничек идарә итүен күрсәтүче яшерен документ фаш ителде.

«Новая Газета» Русиянең Җәмәгать шурасы әгъзаларына аерым-аерым бәяләмәләр белән әзерләнгән һәм аларны ничек идарә итәргә киңәшләр бирүче бик кызыклы бер яшерен документны фаш итте. Бу документ Русия президентының эчке сәясәт идарәсенеке булса кирәк.

Күпбитле таблица рәвешендә әзерләнгән әлеге документ Җәмәгать пулатының хакимият тарафыннан бик нык идарә ителгән һәм ватандашлык җәмгыятенә бернинди дә катнашы булмаган оешма икәнен күрсәтә.

Анда моңарчы һәр ике ел саен, бу елдан башлап өч елга бер тапкыр төзелүче Җәмәгать пулатына кергән 126 әгъзаны югарыдан идарә итү өчен киңәшләр бирелә. Мәсәлән, җәмәгатьчелек алдында теге яки бу “актив” һәм “лояль”(хакимияткә тугрылыклы) әгъзаның абруе төшеп китсә, киңкүләм мәгълүмат чаралары аша аның абруен күтәрергә киңәш ителә.

Бу документны әзерләүчеләр үзләре белән хезмәттәшлекнең Җәмәгать пулаты әгъзалары абруен төшерүен дә аңлый. Ә хакимиятне яклаучы чаралар аларның абруен бик нык төшерә икән. Мәсәлән, “җәмгыятьнең бер өлеше алдында абруе төшкән (“55 хаты”)...” шул хакта сөйли.

“Илле биш кеше хаты” 2011 елның мартында барлыкка килде. Ул Русиянең мәхкәмә системына “яла ягучылардан саклау” максатында язылган иде. Әлеге хатны әзерләүчеләрнең берсе “Открытость правосудия” комитеты җитәкчесе, Җәмәгать пулаты әгъзасы Денис Дворников. Эчке сәясәт идарәсе хәзер нәкъ менә Дворников "киңкүләм мәгълүмат чаралары аша ярдәмгә мохтаҗ" дип саный.

Мондый хатларны имзалаган Җәмәгать пулаты әгъзаларының абруе җәмәгатьчелек алдында бик нык төшә икән. 2005 елда Ходорковскийга карата хөкем карарын хуплаучы “50 хаты" да булган иде. Шулай итеп “җәмәгатьчелек вәкилләренең” Русия политтехнологларына нәкъ менә шундый мөһим мәсьәләләрдә кирәк булуы күренә. Мөһим мәсьәләләр булмаган вакытта алар тыныч кына “ватандашлык активлыгы” күрсәтеп йөри.

Тина Канделаки

Тина Канделаки

Ә менә шулай ук “55 хаты”н имзалаган мәгълүм телевидение журналисты Тина Канделакиның абруе аңа карап кына нигәдер бик төшмәгән. “Актив” һәм “тугрылыклы” Канделаки “медиада бик күп күренә”, шуңа күрә “аңа карата “махсус чаралар таләп ителми”.

Русия политтехнологларына бик төрле һәм катлаулы кешеләр белән эш итәргә туры килә. Кайберәүләр белән эшләү шактый җиңел. Мәсәлән, әлеге документка караганда, театр режиссеры Василий Бархатов “тугрылыклы” да, “яшь” тә, “адекват” та, “перспективалы” да, “дошманнарга карата рәхимсез” дә икән. Ул “беркайчан да эчке эшләр идарәсе гозерләрен кире какмаган”. Шуңа күрә, аңа мөмкин булганда ярдәм итәргә киңәш ителә.

Әлбир Крганов

Әлбир Крганов

Русия мөселманнары үзәк диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү һәм Үзәк регион мөфтие Әлбир Крганов та “актив” һәм “тугрылыклы”. Эчке эшләр идарәсе аның турында “мөстәкыйль эш итә, мөһим мәсьәләләрдә киңәшләшә” дип яза. Алар Кргановның эшчәнлегеннән канәгать дип уйларга кирәк. Һәрхәлдә, аның белән ничек эшләргә дигән бүлектә “махсус чаралар таләп ителми” дип язылган. Кргановның Җәмәгать пулаты әгъзасы буларак эшчәнлеге матбугат чараларында яхшы яктыртыла.

Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиевкә “киңкүләм мәгълумат чаралары белән активрак эш итәргә” киңәш итәләр. Шәфиев “актив” булса да, “аңа ни эшләргә икәнен әйтеп торырга кирәк, ул вак һәм ачык мәсьәләләрдә генә үзе эш итә, эшчәнлеге турында киңәшләшеп бара”.

Всеволод Чаплин Урыс чиркәвен яклау чарасында

Всеволод Чаплин Урыс чиркәвен яклау чарасында

​Протоирей, Урыс православ чиркәвенең Чиркәү һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре бүлеге рәисе Всеволод Чаплинга карата “махсус чаралар таләп ителми”. Чаплин “рәсми зат буларак кабул ителә” һәм шуңа күрә “җәмәгатьчелек вәкиле буларак актив түгел”, әмма “тугрылыклы”. Чаплин “матбугатта тотрыклы рәвештә яктыртыла”.

Гомумән, дин әһелләренә бу документта аерым хөрмәт һәм игътибар күрсәтелә. Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон “изге дини урыннарны мыскыллаучыларны” җинаять җаваплылыгына тартырга киңәш иткән кеше, “актив” һәм “тугрылыклы”. Ул “ислам төбәгендә мәдәниятләр һәм диннәр диалогын оста алып бара”. Аңа “медиа аша ярдәм итәргә” кирәк икән.

Алексей Гришин

Алексей Гришин

“Дин һәм җәмгыять” мәгълүмат-аналитик үзәге президенты Алексей Гришин “Эчке сәясәт идарәсенең исламга карата хәзерге позициясенә оппозициядә” икән. Ул шулай ук Русия мөфтиләр шурасы (Равил Гайнетдин), Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге (И.Бердиев) белән дошманнарча мөнәсәбәттә тора”. “Конструктив хезмәттәшлек урнаштыру мөмкин булмаган очракта, киләсе Җәмәгать пулатына кертмәскә киңәш ителә”.

Татарстан Җәмәгать пулаты рәисе Илгиз Хәйруллин да Русия Җәмәгать пулаты белән хушлашырга мөмкин. Хәйруллин “федераль дәрәҗәдә актив түгел”. Киңкүләм мәгълүмат чараларында да аның Җәмәгать пулаты әгъзасы буларак эшчәнлеге бер мәртәбә дә телгә алынмаган. Шуңа күрә аның белән “хезмәттәшлек мөмкинлекләрен һәм алга таба аны Җәмәгать пулаты әгъзасы итү кирәкме-юкмы икәнлеген карарга” киңәш ителә. ”Татарстан җәмәгать пулатыннан адекват намзәт эзли башларга” җыеналар.

Шулай итеп, Русия президентының “идарә ителә торган демократия” дигәндә нәрсәне күз алдында тотуы Җәмәгать пулаты мисалында ачык чагыла дияргә мөмкин. Русия халкы мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иреклекләрен хакимият алдында кемнәр яклавын шушы документтан бераз чамалап була кебек. Кемнәрнең халык алдында абруе төшкәнен телевизордан карап барырга була, чөнки хакимият андыйларга “медиаярдәм” күрсәтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG