Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар интернеты йолдызларын барлады


Жюри әгъзалары Римзил Вәлив, Нурия Беломоина, Раил Гатауллин, Азат Әхтәриев.
Жюри әгъзалары Римзил Вәлив, Нурия Беломоина, Раил Гатауллин, Азат Әхтәриев.

18 майда Казанда “Татнет йолдызлары-2011” интернет-проектлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

2003 елдан бирле уздырылып килүче әлеге бәйгегә быел 220 интернет сайт катнашкан. Шулар арасыннан татар телендә язучы 24 сайт төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылган. Тагын шуның хәтле үк урыс телендә язучы сайтлар аерым билгеләнгән.

Бәйгене оештыручылар сүзенә караганда, татар телен үстерүдә мәгълүмат технологияләрен куллануны арттыру, татар интернет-җәмәгатьчелеген берләштерү, мәгълүмат кырын киңәйтү әлеге бәйгенең төп максатлары булып тора.

Бәйгенең җиңүчеләре

Гаммәви мәгълүмат чаралары номинациясендә татар телендә иҗат итүче сайтлар арасыннан беренче урынга “Татарстан-Яңа Гасыр” телекомпаниясе (tnv.ru), икенче урынга “Безнең гәҗит” газеты (beznen.ru), өченче урынга “Татар Заманы” сайты (tatartime.com) лаек дип табылган.

Нурия Беломоина татар телендә язучы гаммәви мәгълүмат чаралары номинациясендә җиңүче "Татарстан Яңа Гасыр" телекомпаниясен бүләкли
Нурия Беломоина татар телендә язучы гаммәви мәгълүмат чаралары номинациясендә җиңүче "Татарстан Яңа Гасыр" телекомпаниясен бүләкли
Татар дөньясы һәм Татарстан номинациясендә беренче өчлеккә Musulman.ru сайты, Балтач районы порталы (baltasi.ru) һәм Самар өлкәсендә яшәүче татарларның рәсми сайты (tatarlarsamara.org) кергән.

Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия тармагында Татар Википедиясе (tt.wikipedia.org), Тазбаш (tazbash.ru) һәм Саба районы Мишәбәш башлангыч мәктәбе укытучысы Булат Шакировның шәхси сайтына (meshabash.ru) тиңнәр табылмаган.

Мәдәният һәм сәнгать, тарих өлкәсендә Камал театры (kamaltenatr.ru), "Язмыштан узмыш юк" (kadria.su), "Габдулла Тукай – милләтебезнең горурлыгы" (mira.byethost12.com) дигән исем астындагы сайтлар беренче өч урынны алган.

Татар телендә язучы мәгълүмат чаралары номинаөиясендә 2нче урынны алган "Безнең Гәҗит" хуҗасы Илфат Фәйзрахманов һәм Нурия Беломоина
Татар телендә язучы мәгълүмат чаралары номинаөиясендә 2нче урынны алган "Безнең Гәҗит" хуҗасы Илфат Фәйзрахманов һәм Нурия Беломоина
Туган якны өйрәнү, туристлык, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә эшләүче "Туган ягым – яшел бишек" (yashel-bishek.ucoz.ru), "Тирән тамырлы Түнтәрем" (tuntarem.narod.ru), "Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне халкы иҗаты" (borbash.blogspot.com) беренче өч урынны алган.

Эшмәкәрлек һәм иҗтимагый эшчәнлек номинациясендә Фәрит Мифтаховның электрон көндәлеге (ffmiftahov.livejournal.com), Киров татар яшьләренең “Яшьлек” оешмасының сайты (tatarlar.kirov.ru) һәм Рафил Сәләхетдиннең шәхси сайты (rafilsalahutdin.ru) җиңүчеләр арасына кергән.

Шуны да әйтергә кирәк, соңгы номинациядә беренче һәм икенче урынны алган сайтлар рус телендә иҗат ителгән.

Нурия Беломоина һәм татар телендә иҗат итүче гаммәви мәгълүмат чаралары номинациясендә 3нче урынны алган "Татар Заманы" интернет-газеты хезмәткәре Саша Долгов
Нурия Беломоина һәм татар телендә иҗат итүче гаммәви мәгълүмат чаралары номинациясендә 3нче урынны алган "Татар Заманы" интернет-газеты хезмәткәре Саша Долгов
Бәйгене оештыручылардан Раил Гатауллин сүзләренә караганда, 2011 елгы “Татнет йолдызлары” бәйгесенә Татарстаннан тыш, Казакъстан. Украина, Кыргызстан, Башкортстан, Чуашстан республикаларыннан, Оренбур, Чиләбе, Төмән, Киров, Сарытау, Самар өлкәләреннән, Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Екатеринбур шәһәрләреннән дә гаризалар килгән.

Раил Гатауллин узган елгыларыннан аермалы буларак, 2011 елгы бәйге өчен махсус сайт ясалуын да әйтеп узды. Шулай ук 2011 елгы бәйгедә эшмәкәрлек, мәгариф һәм фән номинацияләрендә катнашучыларның артуын да өстәде.

2011 бәйгесендә җиңгән сайтлар
2011 бәйгесендә җиңгән сайтлар
Аның сүзләренчә, башка елларда бәйгегә килгән барлык гаризаларның дүрттән бер өлеше генә татар телендә булса, узган ел бу күрсәткеч өчтән бергә кадәр арткан.

2003 елдан алып 8 ел буена бу бәйгене оештыручы булып Айнур Сибгатуллин торса, узган елдан башлап бу җаваплы вазифа миңа тапшырылды, дип Раил Гатауллин бәйгенең беренче оештыручысын да искә төшереп китәргә онытмады.

Татмедиа оешмасында үткән чарада 2012 елгы “Татнет йолдызлары” интернет-проектлар бәйгесенең шушы араларда башланып китәчәге дә әйтелде.
XS
SM
MD
LG