Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Италиядә мәктәп янындагы шартлауда ике кыз үлде


Италия көньягындагы Бриндизи шәһәрендәге хатын-кызлар мәктәбе янындагы шартлауда ике 16 яшьлек кыз үлде, алтысы төрле җәрәхәтләр алды.

Шартлау укучылар мәктәпкә барганда була. Полиция шартлаткычның чүп чиләгендә булганын әйтә.

Әлегә беркем дә бу шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган.

Шартлау булган мәктәп мафиягә каршы көрәшкән хөкемдар Джованни Фальконе һәм аның хатыны Франческа исемен йөртә. 20 ел элек 1992 елның маенда алар Сициялиядә үтерелде. Аларның машиналары шартлатылды.

XS
SM
MD
LG