Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:16

Сербиядә президент сайлавының икенче туры уза


Бүген Сербиядә президент сайлавының икенче туры уза. Анда Европа берлегенә йөз тотучы, хакимияттәге Борис Тадич белән социалист Томислав Николич катнаша. Беренче турда Тадич көндәшен 0,3%ка гына узган иде.

Президент сайлауның икенче туры көчле контрольдә уза, чөнки беренче турдан соң Николич идарәдәге демократларны хәрәмләшүдә гаепләде. Сербия аналитиклары бүгенге сайлауны илнең киләчәге хәл ителүче референдум буларак бәяли. Косово бәйсезлеген тану шарт итеп куелса - Сербиянең Европа Берлегенә керүенә каршы чыккан Прогрессив фирка җитәкчесе Николич җиңгән очракта Сербиянең Европа Берлегенә якынаю сорау астында калачак.

Сербия халкын икътисади тотрыксызлык Косово мәсьәләсенә караганда күбрәк борчый. Илдә дүрт кешенең берсе эшсез.

XS
SM
MD
LG