Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә җир тетрәүдә татарстаннар да зыян күргән булырга мөмкин


Италиядә булган көчле җир тетрәүдә Татарстан туристлары да зыян күргән булырга мөмкин. «Комсомольская правда» язуынча, русиялеләр яратып кулланган автобус турлары җир тетрәү тирбәлешләре янындагы Болонья шәһәре аша да уза.

Туристлар Италиягә Мәскәүдән очу сәбәпле, әлегә күпме татарстанлының анда киткәне мәгълүм түгел. Хәзер туристик агентлыклары бу мәгълүматны сорап мөрәҗәгатьләр юлланган.

Бүген Италия төньягында көчле җир тетрәүдә Эмилия-Романья районында алты кеше һәлак булды, дистәләрчәсе яраланды. Алты дәрәҗәгә якын зилзиләнең тирбәлешләр үзәге Болоньядан 35 чакрымда күзәтелә.

Күп җирләрдә корылмалар, шул исәптән тарихи биналар җимерелгән. Хакимият мәдәни мираска зур зыян килүен әйтә.

Җир тетрәү һәм тибрәлешләр кабат Болонья, Феррара, Верона, Мантуя шәһәрләрендә күзәтелгән. Ике хатын-кыз куркудан үлгән. Аның берсенең яше йөзгә якынлашкан.
XS
SM
MD
LG