Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:48

Язучылар берлегенең яңа рәисе үзгәрешләр вәгъдә итә


Татарстан Язучылар корылтае. Алгы планда яңа сайланган рәис Рафис Корбан

Татарстан Язучылар корылтае. Алгы планда яңа сайланган рәис Рафис Корбан

Татарстан Язучылар берлегенең 18 майда үткән XVII корылтае инкыйлаб белән тәмамланды: язучыларның күпчелеге оешма уставын үзгәртүгә каршы чыкты. Берлек рәисе вазифасына алты кеше тәкъдим ителде, рәис итеп балалар язучысы Рафис Корбан сайланды.


Дүрт елга бер уза торган язучылар корылтае иртәнге тугызда башланып, кичке унберенче яртыда тәмамланды. Берлектә 326 әгъза исәпләнә, корылтай эшендә 234 язучы катнашты.

Корылтай көтелгән шатлыклы вакыйгадан башланды: Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иҗат әһелләренә яңартылган Язучылар йортының ачкычларын тапшырды. “Бинада иҗат итәр өчен барлык шартлар тудырылды, ул тиешенчә кулланылыр” дигән теләк белдерде президент. Язучылар йортының реставрация эшенә 98 млн. сум акча бүленгән. 180 урынлы Тукай клубының залы да заманча җиһазландырылган.

Язучылар корылтаеның матур гадәте – эшне башлау, беренче сүзне әйтү олпат язучыга бирү. Узган җыеннарда язучыларны мәрхүм Туфан Миңнуллин сәламли иде, бу юлы әлеге вазифа Равил Фәйзуллинга йөкләнде.

Корылтай салмак башланды

Корылтайның беренче өлешендә татар поэзиясе, прозасы, Татарстандагы урыс әдәбиятының торышы, тәрҗемә мәсьәләләре турында чыгышлар ясалды. Язучылар: “Барлык докладларны тыңлап, анализ ясар өчен бер көн вакыт җитми”, дип зарланды. Моны хуплап Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: “Беренче көнне секцияләрдә эшләү, икенче көнне пленар утырыш, сайлаулар булса, язучылар очрашуы дөресрәк булачак”, дип әйтте. Чыннан да, язучыларның озын-озак докладлар тыңларга түземлекләре җитми иде, аның кайгысы да юк иде кебек, чөнки төп “интрига” – ул сайлау. Барысы да эшнең шул өлешен көтте.

Корылтай алдыннан яшь язучыларның “Азатлык”ка әйткән сүзләре рас булып чыкты. Башта корылтайны алып бару дилбегәсе шома гына Разил Вәлиевтан Хатыйп Миңнегуловка күчте. Берлекнең уставын үзгәртү тәкъдиме яңгырады, бу эш “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире Зиннур Мансуровка йөкләнгән булып чыкты. Уставны үзгәртүнең төп сәбәбе дип "берлекнең әгъзалары олыгая, киләсе корылтайга кворум җыелмау куркынычы бар" дип әйтелде.

Яшьләр фетнә куптарды

Күпчелек Уставны үзгәртүгә ризасызлык белдереп, чыгышлар ясый башлады. Илфак Ибраһимовны тәнкыйть утында тотучылар да шактый булды. Ул үз чыгышында: “Бу минем теләк, инициатива түгел. Барысы да белән дә килешеп эшләдем. Корылтай алдыннан миңа шактый кеше эш буенча да, сәбәпсез дә шалтыратты, барысы да рәислеккә каламмы, юкмы дип кызыксынды булса кирәк, шалтыратучыларны хәтта язып бара башладым”, дип әйтте.

Аны яклаучылар да булды, ләкин мактау сүзләре мәзәгрәк яңгырый башлады. Мансур Гыйләҗев: “50 яшемә миңа котлау телеграмын ике кеше юллады: берсе – Разил Вәлиев, икенчесе – Илфак Ибраһимов. Аның тырышлыгы белән юбилей кичәм оештырылды. Илфак Мирза улының эшен югары бәялим” дип чыгыш ясаганнан соң "открытка җибәрде" дигән сүзтезмәсе корылтайның “канатлы” сүзенә әверелде. Киләсе чыгыш ясаучылар да "берлек рәисе туган көн белән котладымы, юкмы" дигән сүзләрне белән ярым шаяру, ярым җитди итеп кулланды.


Илгиз Зәйни уставны үзгәртмәскә чакыра

Илгиз Зәйни уставны үзгәртмәскә чакыра

Яшьләр исеменнән чыгыш ясаган шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән драматург Илгиз Зәйни “Устав – ул язучыларның изге китабы, намусы. Ичмасам, Язучылар берлеге корылтаенда демократия саклансын! Алдан билгеләнгән сценарий буенча эшләмәгез!” дип катгый белдереп, башкаларга да тәэсир итә алды. Күпчелек Уставны үзгәртергә каршы тавыш бирде.

Яшьләр кызган иде, бәхәс куерганнан-куерды. Корылтайның башыннан азагына кадәр президиумда утырган мәдәният министры халыкның ачыктан-ачык үз фикерләрен әйтә алуына бик гаҗәпләнде булса кирәк. Аптырагач: “Тынычрак булыгыз. Кычкырмагыз, сызгырмагыз, тәртип саклагыз. Өйдә сызгырсаң, акча булмый”, дип әйтте. Министрның шаяртып әйтүе кисәтү булдымы, әйтүе авыр.

Рәислеккә алты намзәт тәкъдим ителде

Устав үзгәртелмәде, яңа рәис вазифасына намзәтләр тәкъдим ителә башлады. Язучылар берлеге рәислегенә Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Рафис Корбан, Зиннур Хөснияр, Вакыйф Нуриев, Разил Вәлиев тәкъдим ителде. Разил Вәлиев белән Вакыйф Нуриев сайлауда катнашудан баш тартты, намзәтләрен кире алдылар. Рәислеккә дәгъва итүчеләр чиратлашып үз програмнарын тәкъдим итте. Күпләр Ркаил Зәйдулла җиңәр дип уйлаган иде, ләкин аны трибунадан: “Илфак Ибраһимов эшен дәвам итәчәкмен” диюен күбесе ошатмады. Залдан: “Алайса ник яңа рәис сайларга?” дигән сүзләр яңгырады.

Вахит Имамов: “Берлек милләт эшендә актив катнашырга тиеш, рәис итеп сайлансам, татар мәнфәгатен яклауда эш алып барылачак, татар әдәбиятының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, дип чыгыш ясады. Бу сүзне берлектәге урыс телле язучылар ошатмады булса кирәк, аңа каршы: “Ә урыс язучыларына урын булырмы?” дигән сорау куелды.

Зиннур Хөснияр каләмдәшләренә тулы бер програм әзерләп таратты. Ул үз чыгышында: “Берлекнең рәисе булган кеше Тукай премиясен алырга тиеш түгел, мин бу әшнәлектән туйдым” диде. Зиннур Хөсниярне Нәҗибә Сафина плагиатлыкта гаепләде. “Шигырь урлаучы – берлек рәисе була алмый”, диде.

Хисап комиссиясе тавыш саный

Хисап комиссиясе тавыш саный

Тавыш бирү яшерен рәвештә барды. Иң күп тавыш җыючылар Зиннур Хөснияр белән Рафис Корбан булды. Икенче турда алар үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә Зиннур Хөснияргә 56 тавыш бирделәр, ә Рафис Корбан 98 тавыш җыйды. 25 кешедән торган яңа идарә сайланды. Анда моңа кадәр идарәдә булучылар да, Илгиз Зәйни кебек яшьләр дә бар.

"Хакимият алдында тәлинкә тотмадым"

Яңа сайланган рәис Рафис Корбан “Азатлык” сорауларына җавап бирде.

Рафис әфәнде, рәис итеп сайланугызга ышанган идегезме? Бу хакимият кешеләренә көтелмәгәнрәк килеп чыкты шикелле?

– Шулай шул, алдан корылган план барып чыкмады, мин өстән куелган кеше түгел. Татарстан мәдәният министры да “бу кеше кем соң ул?” дип сораган. Корылтай алдыннан яңартылган бинада президент язучылар белән очрашты, сөйләште. Ул "корылтай вакытында демократик принциплар сакланыр, язучылар мәнфәгатен кайгыртучы рәис сайланыр дип уйлыйм" дип теләк белдерде. Илфак безнең белән башта уйнарга тырышты, "кабат сайланырга Миңнеханов фатиха бирде" дигәнрәк сүзләр дә ычкындыргалады, ләкин язучылар Уставны бозуга юл куймады.

Күпчелек каләмдәшләрем мине яхшы белә, минем турында хезмәттәшләрем яхшы фикердә икәнен белдем, шуңа шикләнмичә үз намзәтемне тәкъдим иттем. Татарстан китап нәшриятында 12 ел эшләдем, анда бүлек мөдире булып, баш мөхәррир булып хезмәт кылдым. Директор белән уртак тел таба алмаган очракта язучылар миңа кереп, сөйләшеп, үзләренең китапларын чыгаруга ирештеләр. Аларга ярдәм итәргә тырыштым, шуңа күрә эшчәнлек сыйфатларымны да күз алдында тотып, миңа тавыш биргәннәрдер дип уйлыйм.

Сезгә хакимият белән килешеп, уртак телгә килеп эшләргә туры киләчәк. Алар белән эшләүне ничек күзаллыйсыз?

Рафис Корбан

Рафис Корбан

– Хакимияттән һәрвакыт ерак булдым, холкымда ялагайлану, алар каршында тәлинкә тоту сыйфатым юк. Шулай да килешә алырбыз дип өметләнәм. Миңа корылтай вакытында Миңнехановның чыгышы ошады. Язучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, иҗат кешесенең дәрәҗәсен күтәрү, аларның хезмәте югары бәяләнергә тиешлеге турында сөйләде. Шуңа күрә нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәм дә, кире какмаслар, бергә эшләрбез дип ышанам.

Төп максатым – язучыларга иҗат итү өчен уңай шартлар булдыру, аларга социаль ярдәм күрсәтү. Корылтай вакытында күбесе ял итү, дәвалану мөмкинлекләре юк дип зарланды. Икенче зур эш – ул милли әдәбиятны, әсәрләрне дөньяга таныту. Моңа кадәр тәрҗемә эше аксады, әсәрләр бик аз тәрҗемә ителде.

Илфак вакытында яшьләргә игътибар булды. Шулай да эшне көчәйтергә кирәк. Яшьләр берлеккә яңа сулыш өрер дип уйлыйм, яңа бинада эксперименталь мәйданнар оештырылыр, иҗат белән җенләнгән яшьләр, яшүсмерләр дә гөр килеп торыр. Гомумән, үземнең урынбасарым итеп яшь егетне алырга телим, әлегә исемен әйтмим.

Президент татар язучыларына интернетта активрак булырга, чит ил иҗат әһелләре үрнәгендә интернетта блоглар алып барырга, сайтлар булдырырга киңәш итте. Басма китапка караганда әдәби әсәрләрне электрон вариантта басып, аны тарату да җиңелрәк дип әйтте. Татар язучылары моңа әзерме?

– Президент заман кешесе буларак, яңа технологияләр белән эш итә, аның сүзләре белән килешәм. Шулай да ул басма китаплар да калырга тиеш дип әйтте, бу сүзләр йөрәккә сары май булып ятты. Әдәби әсәрләрнең басма да, электрон вариантлары да булырга тиеш, икесенең дә үз укучысы бар. Электрон китапларның уңай һәм тискәре яклары да бар. Берничә ел элек электрон китап ясау програмы бер төрле иде, хәзер үзгәрде. Мәсәлән, бездә язучының хезмәте юкка чыккан очраклары булды.

Корылтай вакытында Тукай премиясе турында сүз күп булды. Язучылар берлегенең рәисе булган кеше дәүләт бүләген алмаса, хәерлерәк дигән сүзләр булды. Идарәнең дә эше үзара бүләк бүлешүдән ары китмәде дип тәнкыйтьләнде.

– Бу Илфак Ибраһимовка үч итеп әйтелгән сүзләр. Зиннур Хөснияр белән килешмим. Тукай премиясе шәхескә түгел, ә кешегә аның иҗатын бәяләп бирелә. Әгәр дә мин ниндидер әсәр тудырам һәм аны дәүләт премиясенә лаеклы итеп табалар икән, нигә миңа аны алмаска тиеш ди?

Идарә берни эшләмәде дип каты бәрелмәс идем. Алар бүләкләрне идарә әгъзасы булу аркасында алмады, арттырып нахакка сөйләргә кирәкми. Минем белән идарәгә яшьләрне алмыйсыз дип тарткалаштылар, ләкин алар бу эштә тәҗрибәсез, гел яшьләр генә булса, алга барып булмый. Яңа идарәгә эшләргә сәләтле, булдыклы, фикерле кешеләр тупланды дип исәплим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG