Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (82)


Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы
Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы

Милләт Мәҗлесендә сайлаулар (дәвам)

г) Илчеләр һәйәте

Милләт Мәҗлесенең иң югары максаты үз мәнфәгатьләрен яклау, аларны үзәк хөкүмәткә белдерү һәм шул рәвешле, мәркәзи хакимиятенең ярдәме белән, Милләт Мәҗлесенең кануни һәм хокукый төзелешен Идел-Уралга һәм бөтен Русиягә кабул иттерү була. Бу максат 11 гыйнвардагы утырышта махсус карар рәвешен ала:

1. Мәркәзи Милли Шурага Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесенә Эчке Русия мөселманнары тарафыннан сайланган ун әгъза Милли Шура әгъзалыгыннан азат ителә.

2. Русия Җөмһүриятенең үзәгендә һәм Милли Идарәнең эшләрен йөртү өчен 5 әгъзадан гыйбарәт һәйәт сайлана.

3. Илчеләр һәйәте Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайлана. Аның эшләү мөддәте һәр яңа сайлау булган саен яңадан билгеләнә.

4. Һәйәт әгъзаларының эш хакы Милләт Мәҗлесе тарафыннан билгеләнә һәм Мәркәзи Шурага җибәрелгән акчадан түләнә.

5. Өч әгъзаның икесе һәрвакыт мәркәздә булырга тиеш. Илчеләр эш урыннарында булмаганда хезмәт хакы алмаслар.

6. Вазифалары – илчелек кылу, үзәк парламенттагы мөселман әгъзаларның бердәмлеген тәэмин итү.

7. Русия Җөмһүрияте эчендәге башка автономияле төрк милләтләре вә хөкүмәтләренең мәркәздәге оешмалары һәм вәкилләре белән Милләт Мәҗлесе һәм Милли Идарә арасында илчелек кылу да һәйәтнең вазифасыдыр.

8. Илчеләр һәйәте Милләт Мәҗлесе алдында җавап тота.

9. Бөтенрусия мөселманнарына караган эшләр белән бәйле шартнамә җирлеген әзерләү өчен Ислами милләт һәм хөкүмәтләренең оешма вә илчеләрнең уртак җыелышларын да һәйәт оештыра.

10. Милли Шура өчен (Эчке Русия) автономияле төбәктән тупланган акча Илче һәйәтенә тапшырыла.

Милләт Мәҗлесе, бу карары белән 1917 елның май аенда Мәскәү корылтае сайлаган Мәркәзи Милли Шураны тулысынча кире какмаса да, үз мәнфәгатьләрен үзәктә тагын да яхшырак якларлык Илче һәйәте дигән аерым идарә төзи. Бөтенрусия мөселманнарының мәнфәгатен тәэмин итү максатында сайланган Мәркәзи Милли Шурада Идел-Урал вәкилләре булган Фатих Кәрими, Ильяс Алкин, Шакир Мөхәммәдьяров, Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Бөньямин Әхтәмов һәм Фуат Туктаров инде Милләт Мәҗлесенең актив әгьзалары булып эшли. Төркистаннан сайланган Габдулла Хуҗаев һәм башкалары үз илләрендә, шулай ук, Төркстаннан сайланган Зәки Вәлиди һәм Милләт Мәҗлесендә һәм “башкортчылык” хәрәкәтендә эшчәнлек күрсәтәләр.

Кавказлылар, атап әйткәндә, aзәриләр Мәркәзи Милли Шурага үзләреннән бер кешене дә сайламаган. Шуңа күрә дә Мәркәзи Милли Шурада Төньяк Кавказ вәкилләре Әхмәд Салихов белән Заһид Шамил кебек берничә генә кеше кала. Илчеләр һәйәтен оештыруның төп максаты – Мәркәзи Милли Шураны бөтенләй үк таратмастан аны тикшерүгә алу һәм үзәктәге эшләрне тагы да ныклырак нигезгә кую була.

Илчеләр һәйәтенә Заһид Шамил, Солтанбәк Мәмлиев һәм Гаяз Исхакый сайлана. Кавказлы Заһид Шамил белән Милләт Мәҗлесенә сайланмаган Солтанбәк Мәмлиевләрне һәйәткә сайлау белән алар берьяктан, хәерхаһлык күрсәтү булса, икенче яктан милли хәрәкәттән китмәүләрен тәэмин итә. Солых һәйәтенә Әхмәд Салиховны сайлау мотивы да шул булган мөгаен. Салихов Сталин белән элемтәдә була һәм шулай итеп ике сыйфатын да актив куллана.

Гаяз Исхакыйга килсәк, аның ике һәйәткә сайлануы сәяси тәҗрибәгә ия булуыннан тыш, даими Мәскәүдә яшәве белән аңлатыла.

д) Нәзарәт әгъзаларын сайлау

Милләт Мәҗлесе Милли Идарә рәисен, диния эшләре, мәгариф һәм финанс министрларын (С.Максуди, Г.Баруди, М.Корбангалиев һәм Ш.Алкин) сайлаганнан соң, конституциягә муафыйк рәвештә нәзарәтләрнең (министрлыкларның) әгъзаларын сайлауга керешә.

Дин эшләре нәзарәте (казыйлар) әгъзалары:

1. Ризаэддин Фәхреддин (мөфти ярдәмчесе)
2. Салихҗан Урманов
3. Кәшшаф Тәрҗемани
4. Мөхлисә Бубый
5. Габдулла Сөләймани
6. Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтов

Мәгариф нәзарәте әгьзалары:

1. Закир әл-Кадыйри
2. Мәрдегалим Мәхмүтов
3. Исмәгыйль Үтәмешев
4. Гомәр Терегулов
5. Гали Еникеев
6. Ибраһим Биккулов

Финанс (малия) нәзарәте:

1. Сәлимгәрәй Җантурин
2. Гариф Кәримов
3. Гали Хурмаев
4. Таиф Яушев
5. Габдулла Бубый
6. Нәҗип Кәримов

Нәзарәтләргә кадрлар тәгаенләү белән беррәттән Милләт Мәҗлесе Зыяэддин әл-Камали, Җамаледдин Курамшин һәм Хәбибулла Әхтәмов составында “Тәфтиш“( инспекция) комиссиясен дә сайлый. Камали “тупракчы”, Хурамшин “төркче” була.

Җыеп әйткәндә, Милләт Мәҗлесе үз корылышындагы бөтен җитәкче баскычларны демократик сайлаулар юлы белән төзи.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG