Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Уралвагонзавод» цехы башлыгы Холманских Путинның Уралдагы вәкиле итеп билгеләнде


Русия президенты Владимир Путин үзенең Уралдагы федераль бүлгәсендәге вәкиле итеп «Уралвагонзавод» берләшмәсендә цех башлыгы булып торган Игорь Холманскихны билгеләде.

18 майда Холманских белән булган очрашуда Путин аңа бу вазифаны үзе тәкъдим иткән.

Путин Холманских белән халык белән «туры эфирда» аралашканда танышкан. Түбән Тагилдагы эшче Путинга Мәскәүгә килеп «Гадел сайлаулар өчен» дигән урам җыеннарын оештыручыларны куып таратырга вәгъдә иткән булган. Вагоннар төзүче берләшмә хезмәткләрләре сайлау алдыннан Путинны яклар өчен Мәскәүгә килгән булган.
XS
SM
MD
LG