Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:44

Сербиянең яңа президенты Николич "Европага таба юлны дәвам итәргә" вәгъдә итте


Якшәмбе көнне Сербиядә узган президент сайлавының икенче турында оппозиция җитәкчесе Томислав Николич җиңде.

Майның 6сында узган парламент сайлавында тавышларның күпчелеген моңа кадәр президент булган Борис Тадичның демократик фиркасе вәкилләре алды. Илнең яңа хөкүмәтендә ике партиядән дә вәкилләр булыр, дип көтелә.

“Бу сайлауның нәтиҗәсе шул ки – Сербия Европа Берлегенә таба юлдан чигенмиячәк. Сербия үзенең Косово һәм Метохиядәге халкын яклаячак. Бу тавыш бирү – Европа Берлеген яклау йәки аңа каршы референдум түгел иде. Бу сайлау белән халык эчке проблемаларны чишүгә иреште. Тадичның Демократик фиркасе тудырган проблемаларны”, диде Николич.

Тадич җиңелүен танып көндәшенә “уңышлар” теләде.

“Сербия халкы үзенең яңа президенты итеп Томислав Николичны сайлады. Николичны котлыйм, сез бу гадел көрәштә яулаган җиңүгә лаек. Авыр эшегездә уңышлар телим”, диде Тадич.

Николич Сербиянең элекке җитәкчесе Слободан Милошевичның фикердәше һәм ярдәмчесе иде. Башта ул илнең Европа Берлегенә керүенә каршы булды, соңыннан фикерен үзгәртте. Тадич белән Николич инде өченче тапкыр президент урыны өчен көрәште.

Белгечләр бу тавыш бирү Сербия халкының бурычка баткан Европа Берлегенә керү белән кызыксынмавын һәм җирле икътисадның бөлгенлеккә төшүенә борчылуын күрсәтә, диде.

XS
SM
MD
LG