Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан министры Никифоров Русиянең элемтә министры итеп билгеләнде


Русиянең мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Николай Никифоров
Русиянең мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Николай Никифоров
Бүген Русия президенты Владимир Путин Русиянең элемтә министры итеп Николай Никифоровны билгеләде. Путин журналистлар алдында яңа хөкүмәтне игълан итте.

2010 елдан бирле Никифоров Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары һәм Татарстанның мәгълүматләштерү һәм элемтә министры булып торды.

Никифоров 1982 елда Казанда туган.

2004 елда Казан Дәүләт Университетының икътисад факультетын тәмамлаган.

2005 елдан бирле Татарстан премьер-министрының мәгълүмат технологияләрендәге киңәшчесе булган.

2006 елда Татарстанның мәгълүмат технологияләре үзәге җитәкчесе итеп билгеләнгән.

2010 елның апреленнән Татарстанның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгын җитәкләгән.

Гаиләсе – ике кызы һәм бер улы бар.
XS
SM
MD
LG