Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:54

«Урал татарлары» конгрессының икенче җыенында идарәнең яңа рәисе сайланды һәм Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена барачак вәкилләр исемлеге тәгаенләнде.

Русия төбәкләрендә татарлар милли проблемнарны хәл итү өчен өлкә җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләргә мәҗбүр. Бу юлы җыенга өлкә хөкүмәте рәисе, губернатор хакимиятенең эчке сәясәт департаменты җитәкчесе, шулай ук Урал федераль бүлгесенең баш инспекторы Яков Силин чакырылды һәм шимбә көнне “Урал татарлары” конгрессына килгән вәкилләр үз гозерләрен әйтеп калырга тырышты.

Барлыгы конгрессының икенче җыенына 734 вәкил чакырылган булса да, нибары 404 генә килә алды. Анда иң күп сөйләнгән сүз милли мәгариф турында булгандыр мөгаен. Өлкәнең 168 мең татар яшәгән төбәгендә нибары 13 мәктәптә генә 452 бала татар телен һәм әдәбиятын атнасына бер-ике сәгать күләмендә фән буларак өйрәнә. Башка төбәкләрдәге кебек монда да татар теле сәгатьләре кими бара. Телне саклау өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен этномәдәни компонент белән кертергә кирәклеге турында сүз кузгатылды.

Милли мәгариф белән беррәттән Свердлауда милли масссакүләм мәгълүмат чаралары торышы да мактанырлык түгел. Мисал өчен милләт язмышына битараф булмаган эшмәкәрләр тарафыннан гына финансланып һәм акча җитмәү сәбәпле, 2011 елның 10 декабреннән "Минем илем" исемле телевизион татар тапшыруы тукталып торды. Шулай ук “Саф чишмә” газетасы да әлегә кадәр ул басманы гамәлгә куючы шәхси кешеләр тарафыннан финанслана һәм шуңа айга бер генә чыга. Шуңа Русиядә сан нигезендә икенче урында торган татар халкы өчен массакүләм мәгълүмат чараларын финанслауны карау мөмкинлеге хөкүмәт органнары алдында шарт итеп куелды.

Рәислек яшь эшмәкәр кулына күчте

Әйтергә кирәк, барлык чыгышларны да анда катнашкан хакимият әгъзалары бик диккать белән тыңладылар һәм инде җыеннан китәр алдыннан Урал федераль бүлгесенең баш инспекторы Силин берничә атнадан өлкәдәге сәяси вазгыять тынычлангач һәм барлык хакимият башлыклары үз урыннарына урнашып беткәч “Урал татарлары “конгрессы җитәкчеләрен һәм идарә әгъзаларын үземнең эш бүлмәсенә чәйгә чакырачагын әйтте.

“Кайсы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге билгеле булгач, шушы җыенда яңгыраган барлык фикерләрне бергә туплап сезнең белән бергә фикер алышыйк һәм яңгыраган проблемнарның чишелү юлларын бергәләшеп эзлик”, диде ул.

Күтәрелгән мәсьәләләрдән тыш, “Урал татарлары” конгрессының 34 кешедән торган яңа идарәсе сайланды. Шулай ук Уставка үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Конструктив эшләр мөмкинлеге булсын өчен иң беренче шушы идарә каршында аерым бюро эшләячәк, ул өч айга бер тапкыр җыелып бар мәсьәләләрне хәл итәчәк. Киңәйтелгән идарә барлык төбәкләрдән җыелган вәкилләр белән бергә елга бер тапкыр җыелып нәтиҗә ясап, киләчәк эш юнәлешләрен билгеләячәк.

Яңа идарә составына эшмәкәрләр, өлкәнең төрле почмакларындагы иң актив, абруйлы кешеләрдән торган вәкилләр керде. Идарәнең рәисе итеп эшмәкәр Марат Салихов сайланды. Ул Новоуральски дигән ябык шәһәрдә туып үсеп шунда эш алып барган кеше. Тагын бер күтәрелгән мәсьәлә ул декабрьдә узачак Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаена вәкилләр сайлау булды. Монда элеккеге идарә тәкъдим иткән кешеләрне сайлап куйдылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG