Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Русиянең яңа хөкүмәте эшкә керешә


Төп урыннарда Путинга якын кешеләр - финанс министры Антон Силуанов (с), вице-премьер Владислав Сурков

Төп урыннарда Путинга якын кешеләр - финанс министры Антон Силуанов (с), вице-премьер Владислав Сурков

Дүшәмбедә Русия президенты Владимир Путин Русиянең яңа министрларын игълан итте.

“Фәрманнар имзаланды. Барысы белән дә килештек”, дип башлады сүзен президент Владимир Путин.

Премьер-министр Дмитрий Медведев Путинга хөкүмәткә кемнәр билгеләнүенә "шундый зур игътибар күрсәткәне өчен" рәхмәт әйтте. Путин яңа хөкүмәт әгъзаларын журналистлар алдында игълан итте.

Хөкүмәтнең дүрттән өч өлеше яңа кешеләрдән тора. Аларның кайберләре моңарчы министрлыкларда бөтенләй эшләмәгән.

Вице-премьер урыннарында Владислав Сурков (хөкүмәт аппараты җитәкчесе) һәм Игорь Шувалов калды. Өченче вице-премьер итеп президентның элекке ярдәмчесе Аркадий Дворкович билгеләнде.

Финанс министры урынында Антон Силуанов, юстиция министры итеп Александр Коновалов калды.

Тышкы эшләр министры – Сергей Лавров, саклану министры – Анатолий Сердюков.

Финанс министрының элекке урынбасары Александр Новак энергетика министры булды. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрының элекке урынбасары Максим Топилин хезмәт һәм социаль яклау министры итеп билгеләнде.

Сәламәтлек саклау министрлыгын Вероника Скворцова җитәкләячәк. Эльвира Нәбиуллина урынына икътисади үсеш министры итеп Андрей Белоусов билгеләнде.

Виталий Мутко спорт министры булып калды. Эчке эшләр министры урынына моңа кадәр Мәскәү шәһәр эчке эшләр идарәсен җитәкләгән Владимир Колокольцев билгеләнде.

Игорь Щеголев урынына элемтә министры итеп Николай Никифоров билгеләнде. Максим Соколов транспорт министры булды.

Президентның Үзәк федераль бүлгедәге тулы хокуклы вәкиле булган Олег Говорун төбәкләр үсеше министры итеп билгеләнде.

Табигать байлыклары һәм экология министры итеп Сергей Донской, авыл хуҗалыгы министры итеп Чуашстанның элекке президенты Николай Федоров билгеләнде.

Мәгариф министры итеп Мәскәү корыч һәм эретмәләр институтының ректоры булып эшләгән Дмитрий Ливанов билгеләнде. Владимир Мединский мәдәният министры булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG