Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО саммитында Әфганстанда иминлек саклау эшен җирле көчләргә тапшыру вакыты билгеләнәчәк


Чикагода барган НАТО саммитының икенче көнендә Әфганстанда хәрби чаралар дилбегәсен җирле гаскәрләргә тапшыру вакыты тикшерелә. Иминлек саклау эшен 2013 елның азагына кадәр әфган көчләренә тапшырып 2014 елның азагына кадәр илдә НАТО җитәкчелегендә хезмәт иткән 130 меңлек гаскәрнең күпчелеген чыгару карала.

Саммитта әфган полициясен һәм гаскәрләре өчен НАТОның 28 әгъзасыннан финанс ярдәм планы да кабул ителер дип көтелә.

Кичә Әфганстан президенты Хәмид Карзаи белән очрашкан АКШ президенты Барак Обама “әфган стратегиясе дөрес юлда дип ышанам”, диде.

Карзаи үз чиратында Әфганстанның “халыкара җәмәгатьчелек муенында башка утырасы килми,” дип белдерде.

НАТО исәпләвенчә, әфган гаскәрләрен тоту өчен ел саен 4.1 миллиард доллар акча кирәк булачак. Бу акчаның зур өлешен АКШ бирер, дип көтелә.

2001 елда Талибан җимерелгәннән бирле Әфганстанда өч меңләп халыкара хәрби һәлак булды.
XS
SM
MD
LG