Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннур Әһлиуллин Уфада татар активистлары белән очрашты


Зиннур Әһлиуллин Уфа татарлары белән очрашуда
Зиннур Әһлиуллин Уфа татарлары белән очрашуда

Чаллы татар милли хәрәкәте әйдәманы Зиннур Әһлиуллин Уфада булып китте. Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашуда сүз Русиядәге милли сәясәт, татар халкының язмышы хакында барды.

Әлеге очрашуда Зиннур Әһлиуллин үзенең фикерләре белән бүлеште, Уфадагы татар активистлары сорауларына җавап биреп, болай диде:

“Русиядәге сәясәт милләтләрне бетерүгә, шул исәптән татарларны да юк итәргә юнәлдерелгән. Без шул шартларда сакланып калырга тиеш.

Чаллыга килгәндә, башта безгә урыс милли оешмалары аша төрле басым ясап карадылар. Провокацияләр булды, шулар аша мәхкәмәгә тарттырдылар. Без аларга каршы тора алдык. Инде дәүләт машинасы тотынды. Монысы күпкә авыр. Чөнки ул – иминлек хезмәтләре, мәхкәмә, көч структуралары һәм башка оешмалар дигән сүз. Шулай да без сынарга уйламыйбыз.

Иртәме-соңмы, Русия таркалачак. Без шул вакытка милләт буларак сакланып калырга һәм дәүләтчегебезне торгызырга тиеш. Моның өчен милли үзаңга ирешү, милли әйдәманнар үстерү кирәк”.

Зиннур Әһлиулин милли хәрәкәткә балаларыгызны, оныкларыгызны, туганнарыгызны җәлеп итегез дип тә мөрәҗәгать итте. Шунысы да билгеле, татар милли хәрәкәтендә катнашучыларның күпчелегенең балалары туган телләрен белми.
Очрашуда татар халкы язмышы хакында сүз барды
Очрашуда татар халкы язмышы хакында сүз барды
XS
SM
MD
LG