Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31

17-18 майда Казанда Kazansummit 2012 җыенында дөньяның төрле илләреннән килгән эшкуарлар, икътисад белгечләре катнашты. Мөселман илләреннән дә дәрәҗәле кунаклар бар иде. Азатлык радиосы аларның дуңгыз үрчетү мәсьәләсенә карата фикерләрен белеште.


Азатлык радиосы татар авылында яшәүчеләрнең дуңгызчылык белән шөгыльләнүе турында язган иде. Мөселманнар яшәгән илдә дуңгыз үрчетү дөрес гамәлме? Бу хакта без белгечләрдән һәм Казан кунакларыннан сорадык.


Ренат Беккин, КФУ профессоры, ислам икътисады белгече

– Без ислам җөмһүриятендә яшәмибез, ә дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр мөселман түгелдер дип уйлыйм. Әйе, алар – этник мөселман. Ләкин намазда булган кешеләр түгел. Әгәр мөселман дуңгызчылык белән шөгыльләнергә мәҗбүр икән, мәчетләрдә аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Ренат Беккин

Ренат Беккин

​Мәсәлән, мөселманнар илнең күпчелеген тәшкил итүгә карамастан, Мисырда да дуңгыз үрчетәләр. Татарстандагы кебек үк зур масштабларда булмаса да, фактларны инкарь итеп булмый. Әгәр Татарстан дуңгыз асрау белән шөгыльләнергә мәҗбүр икән, димәк, бу төр иткә ихтыяҗ бар.

Мин авыл хуҗалыгыннан ерак торган кеше. Дуңгызчылык үрчетү матди якка килеп тоташадыр. Дуңгыз үрчетү арзанракка төшә булса кирәк.

Татарстанның дуңгызчылык буенча беренче урында торуы мөселман илләреннән инвесторлар җәлеп итүгә комачауламас дип уйлыйм.


Әбдел Разак Редза Рәфик, NCIA ширкәте директоры, Малайзия

Әбдел Разак Редза Рәфик

Әбдел Разак Редза Рәфик

– Мин бу эштә белгеч түгел. Шулай да үз фикеремне белдереп карыйм. Миңа калса, барысы да халык составыннан тора. Әгәр мөселман дәүләте икән, димәк, дуңгыз асрау дөрес гамәл дип санарга кирәкми. Ә инде мөселманнар аз булса, дуңгызчылыкның зыянын күрмим.

Ислам динендә дуңгызның хәрам икәнен беләсездер. Әгәр кеше үз ихтыяры белән дуңгызчылык белән шөгыльләнсә, бу гөнаһлы гамәл аның намусында калачак.

Рамазан Абдулатыйпов, Русия дәүләт думасының федератив мөнәсәбәтләр һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары

Рамазан Абдулатыйпов

Рамазан Абдулатыйпов

– Татарстан – ислам җөмһүрияте түгел. Татарстан – дөньяви дәүләт. Монда урыслар да, башка милләтләр дә яши. Урыслар Татарстанда 36-37% ка якын. Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк, дуңгыз үрчетергә кирәк. Әгәр Англия бәрән ите җитештермәсә, алар нәрсә ашарга тиеш?

Бу – бары тик бизнес. Бу – базар мөнәсәбәтләре, базар ихтыяҗы. Кулланучыга эшлибез бит. Әгәр гөнаһ дип дуңгыз үрчетмәсәк, Татарстанга корал җитештерүне дә туктатырга кирәк. Казан вертолет заводы, “Серго” заводлары да шундый ук әйбер белән шөгыльләнә.

Әхмәт Әбүхәми, Фәләстин Милли шурасы әгъзасы

Әхмәт Әбүхәми

Әхмәт Әбүхәми

– Татарстан минем өчен бик кызык төбәк булып тоелды. Русия ислам университетында булырга мөмкинлек туды. Университет ректоры белән сөйләштем, очрашудан яхшы тәэсирләр калды. Шундый чаралар Татарстан белән Фәләстин арасында мөнәсәбәтләр коруга яхшы этәргеч булыр дип ышанып калам.

Мөселман илләрендә дуңгыз үрчетүгә килгәндә, минемчә, Коръәнне узып булмый. Китапта язылганча, дуңгыз үрчетү, дуңгыз ите ашау һәм бөтенләй дуңгыз белән берәр эш башкаруны дөрес түгел. Хак мөселманнар дуңгыз белән мавыгырга тиеш түгел дип саныйм. Моның турында бернинди сүз булырга да мөмкин түгел. Хәтта бизнес, эшмәкәрлек яки матди файда хакына да.

Хөрмәтле укучылар, сез бу турыда ни уйлыйсыз? Фикерегезне форумда әйтә аласыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG