Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә кырымтатар һәм чиркәс сөргеннәре искә алынды


Узган якшәмбе Истанбулда 1944 елгы кырымтатар һәм 1864 елгы чиркәс сөргене корбаннары искә алынды. Җыенда катнашкан кырымтатарлары сөргенгә каршылык белдереп, Кырымның үз тарихи ватаннары булуын ассызыклады. Чиркәсләр ата-бабалары шәһит киткән Сочида 2014 елда узачак Олимпия уеннарына бойкот белдерергә чакырды.


20 май көнне Истанбулда Русиянең золым сәясәте корбаннарын искә алдылар. Бер көндә берьюлы ике матәм җыены үтте. Кырымтатарлары 1944 елның 18 маенда Сталин боерыгы нигезендә оештырылган сөргенгә каршылык белдерде. Җирле чиркәсләр 1864 елның 21 маенда Рус империясе оештырган сөрген корбаннарын искә алды. Бу сөргенне Русия хакимияте рәсми танымый.

“Кырым сөргенен онытмадык, онытмыйбыз, оныттырмаячакбыз” дигән шигар астында узган матәм җыенын Төркиянең кырымтатар милли оешмалары бергәләп уздырды. Шәһрәмини мәйданында үткән чарада АКШ, Кырым, Төркия шәһәрләреннән килгән татар активистлары 1944 елгы сөргеннең кырымтатар халкына никадәр кайгы һәм газаплар китергәне турында чыгыш ясады. Күз яшьләрен тыя алмыйча тыңлап торучылар сөрген корбаннары һәм шәһитләре рухына дога кылды, татлы ризыклар таратты. Катнашучылар шулай ук сөргеннән качкан татарларны сыендырган төрек дәүләтенә рәхмәт белдерде, Мостафа Кәмал Ататөрек һәйкәленә чәчәк салды. Җыенда кырымтатар һәм төрек милли гимны башкарылды. Чарада җирле Казан татарлары җәмгыяте вәкилләре дә катнашты.

“Русия, геноцидны таны!»

Чиркәсләр оештырган чаралар ачыктан-ачык Русиягә каршы төсмердә үтте. Русиянең Истанбулдагы баш консуллыгы янындагы каршылык митингы белән башланган матәм чаралары меңләгән кеше катнашкан урам йөреше белән дәвам итте. Бешикташ мәйданында корылган махсус сәхнәдә узган матәм концерты чараларга нокта куйды.

Җыенда катнашучылар “Русия, геноцидны таны!», «Русия, без кайттык!», «Ассимиляциягә – юк!», «Үтерүче Русия, Кавказдан кит!», «Чиркәсләр бер кайчанда баш имәячәк!» дигән шигарләр белән чыкты. Чиркәсләрнең төп таләбе – Русиянең чиркәс геноцидын тануы һәм 2014 елда Сочида Олимпия уеннарын уздырмау. Алар фикеренчә, сөрген дәверендә Сочи төбәгендә бик күп чиркәс шәһит киткән.

Җыенны уздыруда Төркиянең бик күп Кавказ милли оешмалары ярдәм күрсәткән. Шуңа күрә, чиркәсләр оештырган матәм чаралары күбрәк кеше җыйды һәм аеруча купшы төсмердә узды. Хәтта чара барышында Истанбул күгендә “21 май 1864 – чиркәс сөргене” баннеры тагылган очкыч очып йөрде.

Кырым татарлары һәм чиркәс сөргенен искә алу җыеннары Төркиянең башка шәһәрләрендә дә киң рәвештә уздырылды. Чараларда җирле диаспора вәкилләре белән бергә бик күп санда Төркия ватандашлары да катнашты.
XS
SM
MD
LG