Accessibility links

"Татар теленә хезмәт итүдән тәм табам"


Наилә Сабирҗанова бүләк тапшыру тантанасында
Наилә Сабирҗанова бүләк тапшыру тантанасында

Казанда “Татнет йолдызлары – 2011” бәйгесе узды. Татар дөньясы һәм Татарстан номинациясендә Самардагы tatarlarsamara.org сайты өченче урынны алды. Сайт мөхәррире Наилә Сабирҗанова белән әңгәмә кордык.

– Наилә ханым, бүләкләнүчеләр исемлегендә үзегезне күргәч, нинди хисләр кичердегез?

– Куаныч вә шатлык. Куйган хезмәтеңә игътибар итсәләр һәрвакыт рәхәт. Бу безнең икенче мәртәбә призер булу бит инде.

– Сайтыгыз ничә елдан бирле эшләп килә һәм сайт ачу идеясен кем бирде?

– Биш елга якын эшлибез. Самар татарларының рәсми сайтын ачу идеясе – икътисад фәннәре докторы, профессор Ильяс Шәкүровныкы.

– Идея бирүчеләр күп була. Һәр проект матди чыгымнар таләп итә бит әле?

– Оештыру чыгымнарын Ильяс әфәнде үз өстенә алды.

– Эшне җайга салыр өчен техник чаралар кирәк. Көндәлек хезмәт тә түләүне таләп итә.

– Техник чаралар белән ирем тәэмин итә, татар мәдәниятенә иганәчелек күрсәтүгә саный. Хезмәтемне үзем хоббига саныйм. Татар теленә хезмәт итүемнән тәм табам, ләззәт алам.

– Телне кайда өйрәндегез?

– Мин – шәһәр баласы. Татар теленә гаиләдә өйрәндем. Гомерем буе татар матбугатын укыйм. “Яңа гасыр”ны карыйбыз. “Азатлык”ны тыңлыйм да, укыйм да.

– Укучылар саны арту ягындамы?

– Әлегә көненә сиксәнгә якын кеше керә. Караулар 300гә җитә.Безне укып та, тыңлап та була.

– Популяр булыр өчен мәгълүматны урысча да бирергә уйламыйсызмы?

– Юк. Самарда урыс телле сайтлар бик күп. Максатым – татар телен пропагандалау.

– Башка сайтлардан ниндирәк материалларны күчерәсез?

– Татар язмышына тирән тәэсир итәрлекләрен сайлыйм. Татар тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә зур игътибар итәм. Татар сайтларын күзәтеп барам. “Азатлык”ны җентекләп укып барам. Анда гомум татар яңгырашын алырдай язмаларны үзебезнең сайтка күчерәм.

– Хәбәр җыюда кемнәр ярдәм итә?

– Сайт укучыларым. Кызыклы фотолар да җибәрәләр, хәбәрләр дә юллыйлар.
XS
SM
MD
LG